Бәяләр арту лагерьлардагы туклану сыйфатына йогынты ясамаячак

Бәяләрнең артуы лагерьлардагы туклану сыйфатына йогынты ясамаячак. Әлеге мәсьәлә Татарстан Хөкүмәте ведомствоара комиссиясенең эшче төркеме утырышында җайга салынган. Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков җәйге ялга багышланган матбугат очрашуында шулай дип тынычландырды.

– Без азык-төлек иминлеге мәсьәләсен игътибар белән күзәтәбез. Билгеле бер продуктларга бәя арткач, лагерьларга китерү туктатылырга мөмкин дигән сүзләр дә булды. Әгәр товар китерүче бәя арту сәбәпле, продуктларны китерә алмаса, товарларны сатып алу буенча дәүләт комитеты вәкиле белән һәрберсен сөйләшүгә чакырачакбыз. Бергәләп ярдәм итү чараларын күрәчәкбез, – диде Ринат Садыйков.

Аның әйтүенчә, бу уңайдан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, район хакимият башлыклары белән эш алып барыла. “Бернинди хилафлыклар күрмибез. Әгәр кыенлык килеп чыкса, без оператив рәвештә хәл итәргә әзер”, – диде ул.


Фикер өстәү