Тылсымлы таяк табылырмы?

Матур саннар тормыш сыйфатында чагылыш тапканмы? Татарстан Дәүләт Советының 31 нче утырышында шул хакта сөйләштеләр. Моннан тыш, гадәттәгечә, федераль һәм республика законнарына үзгәрештөзәтмәләр кертүне карадылар. Утырыштагы төп чыгыш исә башкарма хакимиятнең былтыр башкарган эшләре турында булгандыр.

Ә алар начар эшләмәгән. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хисабыннан шул аңлашылды.

– Рубль курсының үзгәрүчәнлегенә (волатильность), энергетика ресурсларына бәя уйнауга, катлаулы эпидемиологик вазгыятькә карамастан, 2021 елда Татарстан икътисады 2019 елгы – пандемиягә кадәрге күрсәткеченә әйләнеп кайтты, – диде Хөкүмәт Рәисе.

Саннарга күз салсак, Эчке төбәк продукты (ВРП) – 3,8 процентка (3,35 трлн сум) үскән. Татарстанда хезмәт хакы күләме 6 процентка арткан. Шуның белән бергә эшсезлек күрсәткече 3,5 тапкыр кимегән. 38,7 мең эшсездән 11,4 меңе генә калган. Төзелеш тармагының да рекорд куйганы билгеле: былтыр 3 млн квадрат метрдан артыграк торак файдалануга тапшырылган. Төбәк юлларында эш туктап тормаган, хәтта сизелерлек арткан да. Мәсәлән, 91 чакрым яңа юл салынып, тагын 854 чакрымы төзекләндерелгән. Яңа алты күпер салынган, М-12 трассасы, Горький шоссесы дублер юлы, Вознесение тракты, Зур Казан боҗрасы төзелеше дәвам итә. Яңа корылмаларның сафка басуы, искеләрен яңарту да туктамаган. 17 яңа балалар бакчасы һәм 7 мәктәп ачылган, 70 җәмәгать урыны төзекләндерелгән, 1 меңләп ишегалды тәртипкә китерелгән, 959 күпфатирлы йортка ремонт ясалган.

Җәй коры килсә дә, авыл хуҗалыгы тармагына караган күрсәткечләрдә республика алдынгылыгын саклап кала алган. Әйтик, сөт җитештерү буенча – 1, бәрәңге үстерүдә – 2, терлек һәм кош ите буенча – 6, йомырка җитештерү буенча – 7 нче урыннарны били Татарстан.

Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1,35 трлн сум тирәсе акча тупланган, шуның 336,8 млрд сумы төбәк бюджетына күчерелгән. Моңа өстәп, барлык дәүләт программалары да үз көчендә калачак, аз керемле, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү (республика бюджетының һәр икенче сумы шуларга тотыла. – Авт.) тормышка ашырылачак, дип вәгъдә итте Алексей Песошин.

Премьер-министр чыгышыннан соң депутатлар аңа сорау-тәкъдимнәрен җиткерде. Кайсылары илкүләм проектлар өчен борчылды, кемдер укытучылар өчен хезмәт хакын арттырып булмасмы, дип кызыксынды, алданган өлешчеләр мәсьәләсен кузгатты. Яңа торак комплексларда мәктәпләр җитмәвен дә искә алдылар.

Ни булса да, ирешелгән күрсәткечләрнең халыкның тормыш сыйфатына уңай тәэсир итүе булсын. Башкарма хакимияттән алга таба да әнә шуны көтәләр булып чыкты. Депутатлар чикләүләрнең чикләнмәгән мөмкинлекләргә китерәсенә дә ышанычын әйтте. Тылсымлы таяк булмас – үзебезгә ышану, бердәм булу сорала икән.

Былтыр да җиңел булмады. Быел тагын да кыенрак булачак. Сәбәпләре һәркемгә мәгълүм инде. Моны аңлап, Фәрит Мөхәммәтшин да республиканың күпьюнәлешле икътисадын саклап калу өчен көч түгәргә туры киләчәге турында кисәтеп куйды.

– 2022 ел, мөгаен, җиңелрәк булмас. Хәтта «мөгаен» сүзен дә алып ташларга кирәктер. Санкцияләр дәвам итә. Нефть чыгаруны һәм эшкәртүне дәвам итәбез, самолетлар, вертолетлар да ясыйбыз, машина төзелешен үстерәбез. Безнең өчен алда җитди бурычлар тора, – диде ул һәм республика Хөкүмәтен быел да актив эш алып барырга, импортны алмаштыру юнәлешендә эшләргә, 2030 елга кадәр төбәк үсеше стратегиясендә күрсәтелгән барлык бурычларны үтәргә чакырды.

Депутатлар көн кадагындагы тагын бер мәсьәләгә аерым тукталды һәм ДНР, ЛНР, Украинадагы махсус хәрби операция уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинга теләктәшлек белдереп, мөрәҗәгать кабул итте. Бу җәһәттән Парламент Рәисе: «Ул – ил башлыгына да, Россиягә дә кирәк мөрәҗәгать. Ул безнең халык өчен дә кирәк, алар дәүләтчелекне ныгыту, аны саклау һәм какшатмау юнәлешендә ныклы фикердә торуыбызны күрсеннәр», – дип белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышта депутатларга: «Исән кешегә яңа сайлаулар да килеп җитәчәк ул», – дип әйтеп куйды. Дөрес әйтә. Яңа сайлау белән бергә яңа сораулар, мөрәҗәгать-гозерләр дә туачак. Халык сайлаган депутатлар моңа әзер торырга тиеш. Дөньясы гына тыныч булсын. Кабат кайта торган сораулар ачык калды бит әле.

Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Дәүләт Советы утырышында республиканың иң яхшы һәм иң начар бюджет оешмаларын атады. Бу – халык фикеренә таянып әзерләнгән сораштыру нәтиҗәләре икән.

Мәдәният өлкәсендә иң яхшы оешма булып Милли китапханә танылган. Аннан соң Алабугадагы тарих-архитектура музей-тыюлыгы. Өченче урында – Казан Кирмәне.

Сәламәтлек саклау тармагында яхшы сүзне иң күбе республиканың офтальмология хастаханәсе ишеткән. Икенче урында – онкология диспансеры. Өченчедә – төбәкара клиник диагностика үзәге.

Белем бирү өлкәсендә Чаллыдагы педагогика көллияте, Чистайдагы балалар йорты, Чаллыдагы технологик техникумга тиңнәр булмаган.

Иң начар эшләгән учреждениеләр исемлегендә исә Чистайдагы музей-тыюлык, Кайбычтагы музей, Казанның 20 нче һәм 8 нче номерлы сырхауханәләре телгән алынды.

 

Чулпан Гарифуллина

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү