Рөстәм Миңнеханов: «Экологиягә сакчыл мөнәсәбәтне күздә тоткан технологияләргә ихтыяҗ арта»

Экологиягә бәйле проблемаларны уңышлы хәл итү өчен, сәнәгать предприятиеләренең фәнни даирәләр белән берлектә эшләве кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эшлекле сәфәре барышында шулай дип белдерде. Биредә ул Россия Фәннәр академиясенең (РФА) глобаль экологик проблемалар буенча фәнни советы һәм Түбән Кама сәнәгать узелын үстерүдә экологик иминлекне тәэмин итү буенча ведомствоара даими эш төркеме әгъзалары утырышында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов утырышта басым ясап әйткәнчә, Түбән Кама сәнәгать узелы нефть-газ-химия производствосы үзәге булып тора. Сәнәгать продукциясенең 60 проценттан артыграгын республикага нефть-газ-химия тармагы бирә. «Производстволарны тотрыклы үстерү, экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарның артуын күреп торабыз. Экологиягә сакчыл мөнәсәбәтне күздә тоткан технологияләргә ихтыяҗ арта», – диде ул.

Президент билгеләп үткәнчә, дәүләт программаларында еш кына «индустриаль партнер» төшенчәсе кулланыла. Сәнәгать белән фән арасында тыгызрак хезмәттәшлек кирәклеге турында сөйли бу. «Фән һәм бизнес бер йодрыкка тупланып эшләгәндә генә, катлаулы бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкин. Татарстанның нефть-газ-химия комплексы предприятиеләре мондый хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул бүген икътисадның Көнбатыш илләре тарафыннан бик көчле басымга дучар булуын искә алды. Иң элек, шул исәптән экологик мәсьәләләрне хәл итү өчен, чит ил технологияләренә, җиһазлар һәм материалларга юлның ябылуын аңлата бу. Әлеге юнәлештә уртак эшләү өчен зур мөмкинлекләр барлыгын әйтте Президент.

«Алга таба хезмәттәшлекнең, табигатькә зыянны киметү максатында, «яшел» технологияләрне, цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертүгә, шулай ук энергия һәм ресурсларны сак тоту өлкәсендә проектларны тормышка ашыруга ярдәм итәчәгенә ышанам», – диде Татарстан Президенты.

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйтүенчә, соңгы өч елда табигатьне саклау чараларына 30 миллиард сум акча тотылган. Республика бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында алдынгы урынны били. 2019–2021 елларда «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстанда 7 миллиард сумнан артыграк акча тотылган. «Экологик иминлек Татарстан предприятиеләре өчен дә өстенлекле бурыч булып тора. Өч ел эчендә алар шушы максатка 20 миллиард сумнан артыграк акча тотты», – диде министр.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин сүзләренә караганда, шәһәрдә химик технологияләр буенча заманча фәнни үзәк оештыру күздә тотыла. Түбән Кама химия-технология институты базасында фән-мәгариф кампусын булдыру әлеге эшнең беренче этабы булачак.

РФАнең глобаль экологик проблемалар буенча фәнни советы рәисе Степан Калмыков та Татарстан предприятиеләренең табигатьне саклауга зур игътибар биргәнен һәм бу өлкәдә хезмәттәшлекне үстерүгә әзер булуын әйтте. Түбән Камада Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән РФАнең глобаль экологик проблемалар буенча фәнни советы арасында килешү имзалану да шуны раслый.


Фикер өстәү