Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм 23 градус җылы көтелә

Татарстан Республикасы гидрометеоүзәгеннән кисәтелгәнчә, иртәгә – 26 апрельдә көндез һәм кичен Татарстанда, шулай ук Казанда секундына 15-20 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан көчле җил һәм яшен көтелә.

Синоптиклар фаразына караганда, иртәгә алмашынучан болытлы һава, урыны белән аз гына яңгыр, көндез кыска вакытлы яшенле яңгыр. Төнлә һава температурасы плюс 5-10 градус булачак, көндез исә 18-23 градуска кадәр җылытачак.


Фикер өстәү