Евро курсы 2020 елның июненнән беренче тапкыр 77 сумга кадәр төшкән

Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күренгәнчә сум ныгый.

Әйтик, Мәскәү вакыты белән 12:18 сәгатькә евро курсы 3,07 сумга кимеп 77,08 сумга кадәр төшкән. Ә бер минут элек ул 2020 елның июненнән нәкъ кимендә 77 сумга кадәр кимегән.

Шул ук вакытта доллар 72,97 сумга кадәр төшеп, 2,48 сум югалткан.


Фикер өстәү