Коронавирус кичергәннән соң ис сизмәүнең гомерлеккә калу куркынычын әйткәннәр

Организмда ниндидер проблемаларны ачыклау өчен вакытында тикшеренергә кирәк.
Югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, отоларинголог Владимир Зайцев әйтүенчә, коронавирустан соң әле һаман ис сизмәүчеләргә авыруның мәкерле “бүләге”ннән кичекмәстән котылу турында уйлый башларга кирәк.

Табиб фикеренчә, кешеләр чирнең үзеннән бернинди “эз” калдырмыйча гына узуын тели. Әмма алай гына түгел шул. Иң элек, организмда ниндидер проблеманы вакытында ачыклау, барысының да “тәртиптә” булуына инану өчен, тикшеренү узарга кирәк.

Зайцев сүзләренә караганда, ковид кичергәннән соң ис сизүдәге проблемалар гомерлеккә калырга мөмкин. “Ковидтан соң неврологик, психоневрологик чирләрнең баш калкыту очраклары күп. Ник дигәндә, ул нерв системасына бик каты “суга”, – дигән табиб.


Фикер өстәү