Табиб салкын тиюне дөрес дәваламау очраклары турында сөйләде

Көз салкын тидерү сезоны булып санала. Хәлсезлекне «авыл» медицинасы белән дәваларга тырышмаска кирәк.

Югары категорияле табиб-отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, күпчелек очракта кешеләр көзге салкын тиюне табиб ярдәме таләп ителми торган авыру дип саный. Мондый кешеләр мөстәкыйль рәвештә халык яки «авыл» медицинасы ысуллары ярдәмендә дәваланырга тырыша.

Шул ук вакытта бу ысулларның кайберләре дәваламый гына түгел, шактый зыян китерергә мөмкин, дип кисәтте медицина фәннәре кандидаты. Аның сүзләренчә, бу «авыл» медицинасының мунчага бару кебек популяр ысулына кагыла.

«Мунчада һәм саунадагы югары температура шешенүгә китерә. Борын куышлыгы белән янәшә каналлар шешенә һәм ялкынсыну тагын да көчлерәк күренә башлый. Кеше үзен начар хис итә һәм интуитив рәвештә үзенә горизонталь хәлдә булырга кирәклеген аңлый, әмма мунчага бара икән, яхшы булмаячак», — дип кисәтте Зайцев.

Аның сүзләренчә, мунча яки саунага сәламәтләнеп беткәч бару хәерле, ә авыру башында түгел. Медицина фәннәре кандидаты шулай ук борын тишеге ялкынсынган вакытта анда суган яки сарымсак кисәкләре куярга кирәкмәве турында аңлатты.

Суган белән сарымсак борын куышлыгын пешерергә дә мөмкин, диде Зайцев. Салкын тию куркыныч авыру түгел, әмма аны нәтиҗәле дәвалау өчен иң яхшысы табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде ул.


Фикер өстәү