Табиб тамак авыртуның нинди хроник авыруларны күрсәтә алуы турында сөйләде

Табиб-отоларинголог Светлана Маркова тамак авырту ашказаны-эчәк тракты белән бәйле проблемаларны күрсәтә ала дип сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, бу симптом гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы турында сигнал бирә ала. Ул өске ашказаны сфинкторының эшчәнлеге бозылуы белән характерлана, шуның аркасында үңәч һәм тамакка ашказанында булган әйберләр эләгә. Бу хәл сару кайнау, күңел болгану, кикерү һәм беренче карашка ашказаны-эчәклеккә бәйле булмаган күренешләр китереп чыгарырга мөмкин. Еш кына аларны ЛОР-авыру дип тә кабул итәләр.

«Гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы белән чирләүчеләрнең 40% ы гына сару кайнаудан зарлана, ягъни пациент үзе еш кына ашказаны белән бәйле проблемалар барлыгын да белми. Гадәттә шушы авырудан интеккән кешеләр тамакның даими авыртуына, озакка сузылган ютәлгә, йоткылык өстендә лайла өемен тоюга, тавышның үзгәрүенә, хәтта сулыш алу өянәгенә, сирәгрәк борын сулышы белән бәйле проблемалардан зарланалар. Күп очракта мондый пациентларга рефлюкска каршы даруларны отоларинголог үзе яза ала», — дип китерә Маркованың сүзләрен «Газета.Ru».

Эксперт билгеләп үткәнчә, тамак кызарса, шешенү, гранулемалар күзәтелсә, ашказаны эшчәнлеген дә тикшерергә кирәк. Шуңа күрә дөрес дәвалану ысулын табар өчен табибка мөрәҗәгать итү мөһим.

 

 

 


Фикер өстәү