Тинчурин театрында Габдулла Тукайга багышланган шигъри кичә узачак

26 апрельдән Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңае белән Кәрим Тинчурин театрында шигърият кичәсе узачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә театр артистлары Зөфәр Харисов, Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Резедә Төхвәтуллина, Рамил Минханов, Сәкинә Минханова Тукайның шигырьләрен һәм җырларын башкарачак. Тамашачылар өчен театрның Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры татар көйләрен уйнаячак.

Шулай ук театр музеенда Розалия Чабатова җитәкчелегендә “И туган тел, и матур тел” дип исемләнгән викторина оештырыла.

Кичә 17.30 сәгатьтә башлана.


Фикер өстәү