Автобус юл һәлакәтенә очрап 7 бала хастаханәгә озатылган, үлүче дә бар

Пассажир микроавтобусы һәм җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәлак булган. Тагын тугыз кеше хастаханәгә озатылган.

Полиция мәгълүматларына караганда, 27 апрель кичендә Иркутск өлкәсе Коршуново бистәсе янында 9 кеше утырган микроавтобус һәм «Шевроле Нива» бәрелешкән. Җиңел машина пассажиры шунда ук үлгән. Ике транспорт чарасын йөртүчеләрне һәм автобуста булган җиде баланы госпитальгә озатканнар.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый. Өлкә прокуратурасы бу хәлне тикшерүгә алынган. Күзәтчелек ведомствосында сөйләүләренчә, автобус балалар йортыныкы булган.


Фикер өстәү