Ирек Фәйзуллин: “Россия Төзелеш министрлыгы Мариупольне торгызуга ярдәм итәргә ниятли”

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Донецк халык республикасының Мариуполь шәһәрен торгызуга ярдәм итүне планлаштыра. Бу хакта “РИА Новости” хәбәрчесенә ведомство башлыгы Ирек Фәйзуллин белдергән.

Фәйзуллин, бу план гынамы, әллә инде ниндидер башлангыч эшләр дә хәл ителәме, дигән сорауга, әлегә тикшеренү эшләре алып барыла, дигән.


Фикер өстәү