Гает көнне Казанда “Рамазан Фест” узачак

2022 елның 2 маенда Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Гает уңаеннан Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында традиция буенча шәһәркүләм “Рамазан Фест” үтәчәк. Чараны Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте оештыра.

Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләгән, ул 13:00 сәгатьтә башланачак һәм кичке 17:00гә кадәр дәвам итәчәк.

Чарада дин әһелләренең бәйрәм котлаулары белән беррәттән, җырчыларның, акробатларның, цирк остасының чыгышлары, күпләгән мастер-класслар көтелә. Программа интерактив рәвештә дә барачак: балалар өчен төрле уеннар, аниматорлар, сабын куыгы, акробатларның трюклары булачак. Паркта шулай ук фуд-корт эшләячәк.


Фикер өстәү