«Казан Экспо» да узган республикакүләм ифтарда 10 мең кеше катнашты

Унынчы тапкыр уздырылучы республикакүләм ифтарның быелгысы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы исеме астында үтте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әллә ничәшәр мең кеше җыеп, ифтар үткәрүне сан артыннан куу дип уйларга кирәкми дигән фикерд.
— Теләсә кем үзенең ишен, фикердәшен күрергә тырыша. Футбол яратучы үзе кебекләрне күрү өче стадионга бара, рок, музыка яратучы, концертка бара. Дингә ышанучы кешенең дини кешене күрергә теләве гаҗәп түгел, — диде мөфти.
Камил Сәмигуллин Рамазан аен төгәллеккә өйрәтүче чара дип тә атады.
— Иң пунктуаль чара ул — ифтар. Рамазан ул — үзе бер мәдрәсә, мәктәп. Иң төп максат — Рамазаннан сабак алу, анда яхшы сабак алырлык нәрсәләр күп. Рамазанда без икмәк, бер йотым су кадерен аңлыйбыз, — диде мөфти.


Фикер өстәү