Май яллары: хезмәтле, шашлыклы, минеке!

Әле Яңа ел бәйрәмнәрен озатып җибәрдек кенә кебек иде, инде майның хезмәт белән үрелеп бара торган яллары килеп җитте. Кемдер, элеккеге гадәт буенча, әләм күтәреп, шәһәр урамына чыгар, күпләр авылга кайтып, көнен бакчада уздырыр, кичен шашлык кыздырыр. Аерым кешенең генә түгел, һәр буынның үз мае икән бит. Сөйләшә торгач, без шуңа инандык.

«Колонналар агыла, җырлыйлар, бииләр…»

Хезмәттәшебез Риман Гыйлемхановның бу җәһәттән хатирәләре бигрәк тә якты. Май ае җиткәндә генә түгел, ара-тирә әйтеп куйгалый ул шул чаклар турында. Бу юлы тулырак, көненә туры китереп сораштык. Шул чакларны сагыну хисләре дә юк түгел икән үзендә.

– Совет чорында яшәгәннәрне кайчак «идеология корбаннары» дип атыйлар. Мин үзебезне «идеология җимешләре», җимешнең татлысы дияр идем. Май бәйрәмендә урам чыгулар безнең заман идеологиясенең матур бер чагылышы булып күңелдә һаман саклана әле. Баш-аягыбыз белән һәрнәрсәгә ышандык дип үк әйтә алмыйм, әмма, 1 Май демонстрациясенә олы бәйрәмгә әзерләнгән кебек әзерләнә идек. Студентның «ярлы гардеробы»ннан иң матур киемнәрне кияргә тырыштык. Урам тулы кеше каршында матуррак күренәсе килгәндер инде. Бөтен урамнардан Ирек мәйданына колонналар агыла… Алар туктап торган арада баянга татарча җырлыйбыз, биибез, халык безгә кул чабып тора. Демонстрациягә куып чыгармыйлар иде. Дөрес, стипендияңне искә төшереп, «дусларча» гына әйтеп куюлар булгалады. Әмма мәҗбүрият дигәне юк иде, чөнки халык бәйрәмгә болай да агылды. Ул чакта барлык завод-фабрикалар эшләп торды, Казан урамнарын эшчеләр генә дә тутыра алырлык иде. Хезмәт алдынгылары алгы сафта барды. Аларны барысы да котлый, «Ур-ра!» кычкырудан бөтен башкала гүләп торды. Хәтерлим, Казандагы демонстрациядә катнашырга якын-тирә районнардан да киләләр иде. «Бәйрәм карарга» дию дөресрәк булыр. Мондый демонстрацияләр илнең көч-куәтен, халыкларның бердәмлеген күрсәтү өчен оештырылгандыр, әлбәттә. Бу максатны без күңел белән сиздек. Шундый илдә яшәвебезгә шатланганбыздыр да. Юкса, күңел иң яхшы хисләрдә ташымас иде, – дип хатирәләргә бирелде ул бу юлы да.

Зәй районының Югары Шепкә авылында яшәүче Рәфинә Мостафина өчен дә май башы үткәндәге якты истәлекләре белән кадерле.

– Май бәйрәмнәрен кечкенәдән үк белеп үстек, көтеп алдык. «Тынычлык! Хезмәт! Май» дип язылган тәбрикләмәләр сатыла иде. Без бер-беребезне шуларны биреп, котлашкан хәтердә. Башка авылларга почта аша да юллый идек. Бәйрәмне ел саен үткәрдек. Бакча башына чыгып, «Завтрак туриста» консервасын ашап, бәрәңге тәгәрәтеп, чәй кайнатып, уйнап кайта торган булдык. Үзебезнең урам балалары белән мәш килдек, – дип сөйләде ул. – Үсә төшкәч, әниләр бәйрәм җиткәнен көтеп торды инде. Бәрәңге чыгарасы, сарык йонын аласы бар бит. Авыл җирендә күмәк эшләрне өмә белән эшли идек. Хәзер без дә балаларыбызның кайтканын көтеп торабыз. Бәйрәмгә кайтсалар, бакча казырлар, яшелчә утыртык идек, дип. Олыгайгач та бәйрәм бәйрәм булып кала инде ул. Эшләр бетүгә шашлыгын да әзерлибез.

Мал табибы Илдус Хатыйповның май яллары шәхси бәйрәмнәр белән үтеп китә икән.

– Демонстрацияләргә йөргән вакытлар миңа эләкмәде, картайтма, – дип шаяртты ул. – 90 нчы еллардагы май бәйрәмендә без кросс чаба идек. Казан буенча, Кремль урамыннан… Яшь чак шулай узылган. Гаиләбез өчен шәхси бәйрәмнәр белән дә истәлекле бу ай. 1 майда – әтинең туган көне, 9 майда – олы кызымныкы. Май бәйрәмнәре туган көн шаукымында үтә. Эш дигәндә, безгә аны Май бәйрәме булмаса да эшлисе. Шашлык кыздыру гадәте дигәннән, аны хәзер май ялларын көтмичә дә кыздырып ашарга була. Ит алырлык акчасы һәм күмерең булсын.

Казаннан Фидания Лерон гаиләсендә май бәйрәмнәренә карата матур традицияләре бар.

– Май ялларында авылга әнигә, әтигә кайтабыз. Студент елларыннан бирле сакланып калган гадәт бу. Әле дә дәвам итә, шөкер. Кукмара районының Октябрино авылында яшәүче 85 яшьлек минем әнием дә, Ләбибнең Мөслим районының Түреш авылында көн күрүче 87 яшьлек әтисе дә безне көтеп тора. Май ялларында бакчабызда эшләргә дә өлгерербез дип уйлыйм. Язын кайда да эш инде, – дип сөйләде ул.

Кемгә – ял, кемгә – эш

Ялда эшләп, эшкә ял итәргә бара торган чак. «Татарстан» телерадиокомпаниясе алып баручысы Айзилә Батырханова майның озын ялларын әнә шулай тасвирлый.

– Минем һәм гаиләм өчен май яллары чын мәгънәсендә хезмәт бәйрәме ул. Гадәттә, 1 майда без өй юарга керешәбез. Йортыбыз зур булгач, бер көндә генә башкарып чыгып булмый, әлбәттә. Хуш ис чыгарып өй юганда әйтерсең лә кыш буе җыелган тискәре энергиядән котыласың, – дип сөйләде ул. – Әни бу көнгә туры китереп бик тәмле итеп суган сумсасы пешерә. Шашлыкка урын калмый да. Май ялларында өйдә ныклап эшләп, төп эшкә исә ял итәргә барырга гына кала.

Журналист Ләйсән Хәкимуллина, яңа буын вәкиле буларак, май бәйрәмнәренә артык әһәмият һәм игътибар бирмим, ди.

– Иманым камил: минем яшьтәгеләрнең күбесе «Тынычлык! Хезмәт! Май!» дигән лозунгның асылын, кайдан, ник килеп чыкканын, нәрсә аңлатканын да белми. Бу көннәрне минем беркайчан да рәттән өчәр көн шашлык кыздырып, ял итеп уздырганым булмады. Мондый кешеләр бер мин генә түгеллеген беләм, – дип сөйләде хезмәттәшебез. – Шушы өч көндә, бөтен гаилә бергә булган вакытта, өйдәге, бакчадагы бик күп эшләрне башкарып калырга тырышабыз. Авылда торабыз бит, «нишлим икән?» дип аптырап йөрисе юк.  Шуның өстенә, эшкә дә чыгып кермичә булмас. Мин бит – журналист, ә журналистлар барлык халык ял итеп, күңел ачып йөргән вакытта гадәттәгечә эшли.

Тарихи белешмә – врезка

Яз һәм Хезмәт бәйрәме беренче мәртәбә 1890 елда Варшавада билгеләп үтелә. Аннан ул Санкт-Петербургта да оештырыла.

1897 елда исә бәйрәм чарасы тәүге тапкыр сәяси төсмер ала. Бу көнне митинг-демонстрацияләр оештырыла башлый.

Без белгән Беренче Май сәяси түгел, ә, бәлки, гаилә, җыелышу бәйрәменә әверелде. 2001 елда Беренче Май дәүләт бәйрәме статусын алды һәм ял көне дип игълан ителде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү