Төрек кызы Гамзә Нур Налбант: «Татарчаны ятлап түгел, җырлап өйрәндем»

Татарчаны дүрт айда өйрәнгән Гамзә Нур Налбант башкаларны да Тукай теленә өйрәтергә җыена. Төркиянең Искешәһәр каласындагы Османгази университеты магистры Гамзә быел татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиаданың гран-при иясе булып танылган иде. 24 яшьлек төрек кызына татар теле нигә кирәк?

– Гамзә, татар теле сине кайсы ягы белән гашыйк итте?

– Татар теле ул – үзе мәхәббәт. Җыр, шигырь кебек. Аңа хәзинәләр яшеренгән. Бик борынгы сүзләр кулланасыз. Төрки халыкта сакланмаса да, татар телендә яши. Минемчә, татар теле төрки халыкларның уртак теле булырга тиеш.

– Безнең телебез турында шулкадәр яратып, тәмләп сөйлисең. Аны өйрәнү кыен булмадымы?

– Мәктәптә укыган чакта ук татарча җырлар тыңлап, телегезгә гашыйк булдым. Истанбул университетында төрек теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча белем алдым. Без иске төрки телләрне өйрәндек. Бер ел Казахстанда укыдым. Шуның өчен казах телен бик әйбәт беләм. Анда да татарлар белән таныштым. Төркиягә кайтканда, «Гамзә, син хәзер казах телен беләсең, татарча өйрән», – дип максат куйдым. Интернеттан татар кызлары Зәйнәп, Зилә, Айсылу белән дуслашып, аралаша башладым. Көн саен сөйләшергә, җырларыгызны тыңларга тырыштым. Социаль челтәрдән барлык татарча киноларны карадым. Бер дә авыр булмады. Татар теле – йөрәгемдә. Казан мине һаман үзенә тартып тора. Анда бер генә тапкыр булсам да, инде яшәргә телим. Татарстанга сәяхәт исә онытылмаслык булды.

Көнгә ничә сүз ятлый идең?

– Мин ятламадым, җырлар, подкастлар тыңладым. Татар телен без өйрәнгән иске төрки сүзләр, казахча һәм төрекчә белән чагыштырдым. Һәм шуның өчен бик тиз өйрәндем. Бик кечкенә бер сүзлек тә бар иде, ләкин ул гына җитми бит. Мин татарлар белән сөйләштем. Аңламаган сүзләрне алардан сорадым. Татар дусларым почта аша татарча китаплар җибәрде. Аның да файдасы тиде.

– Төркия татарлары белән аралашасыңмы?

– Мин үземә яшәр өчен татарлар иң күп булган Искешәһәрне сайладым. Монда татар авыллары бик күп. Кырым һәм Казан татарлары яши. Ләкин, кызганыч, мондагы татарлар туган телен белмиләр. Белгәннәр белән татарча сөйләшәбез. Искешәһәрдә татар мохите бар. Сабантуй да уздыралар.

– Гаиләң татар телен өйрәнүгә ничек карый?

– Әниемә дә татарча өйрәтәм. Төрки халыкларның ризыкларын пешерергә яратам. Үзбәк самсасы, уйгур лагманы, бавырсак, мантый… Җырларыгызны да бергә тыңлыйбыз.

– Казанга күченеп килү теләгем дә бар, дидең…

– Бу – минем иң зур хыялым. Анда укырга, яшәргә телим. Сез тарих белән бергә яшисез, Казан бик матур шәһәр. Татарча сөйләшергә яратам. Хәзер рус телен дә өйрәнәм.

–Туган телне ничек саклап була? Татар телен белмәүчеләргә ни әйтер идең?

– Аны буыннан-буынга тапшыру – бөтенебезнең дә вазыйфасы. Гаиләдә туган телдә сөйләшергә кирәк дип уйлыйм. Әти-әниләр үз мәдәниятләренең матурлыгын өйрәтергә тиеш. Үз каһарманнарын, үз бизәкләрен, ризыкларын өйрәнгән бала теле белән дә горурланачак. Ничек тәрбия бирәсең, бала шулай үсә. Башка телләрне дә өйрән, ләкин иң беренче урында туган тел булырга тиеш. Башка телдә уйлаучылар шул телнең вәкиле булып санала, минемчә. Бу хәл Германиядә дә еш очрый. Анда төрекләр бик күп яши. Алар арасында төрекчә белмәгәннәр дә бар, немец телен төрекчәдән яхшы белгәннәр дә бар, төрекчә акцент белән сөйләшүчеләр дә бар. Немец телен дә өйрәнсеннәр, башкасын да белсеннәр. Татарлар да русчаны, инглизчәне өйрәнсен. Төрекчәдә «bir dil – bir insan» дигән мәкаль бар. Бер тел – бер кеше дигән сүз бу. Ягъни бер тел өйрәнсәң, син дөньяда – бер, икене белсәң, ике кеше кебек.

– Телне мәктәпләрдә балаларга кызык итеп өйрәтергә кирәк, диләр…

– Телне балаларга уен аша өйрәтү кызык. Мин хәзер чит ил кешеләренә төрек телен өйрәтәм. Казахстанда да укыттым. Олыларга ияреп, алты яшьлек рус малае да килгән иде. Бер үзенчәлеге бар: динозаврлар турында сөйләгәндә генә мине тыңлый. Башка темага игьтибар итми. Мин аның өчен тактага, дәфтәргә, бөтен жиргә динозавр рәсемнәре ясый идем. Бер генә түгел, төрле алымнар белән телне өйрәтергә кирәк дип уйлыйм. Балага нәрсә кызык, шуны белергә кирәк.

– Үз проектларың бармы?

– Әйе, бар. Ел саен төрки халыклардан 6–7 баланы бушка укытам. Яхшы укучылар да бар. Узган елда төрекчәне уйгур студентларына онлайн укыткан идем, быел татар балаларын өйрәтәм. Казах, татар телен өйрәт әле, дип килүчеләр дә юк түгел.

– Тыныч төннәр, Гамзә! (Без аның белән телефон аша аралаштык.)

– Тыныч түгел шул төнем. Казанда «Без татарча сөйләшәбез» акциясе уза. Дусларым чарадан кызыклы видеолар җибәрә. Күңелем белән Казанда мин.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү