Бер кызны башта машина, аннан трамвай бәрдергән

Фаҗига Казанда кичә кичке тугызда Себер трактында булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, кыз юлны кызыл утка чыккан вакытта аны Ford автомобиле бәреп китә. Дәүләт автоинспекциясенең Казан бүлегендә «Татар-информ»га шул турыда сөйләделәр.

Бәрелүдән соң кыз янәдәшән узып бара торган трамвайга килеп бәрелә. Төрле җәрәхәтләр алган кыз үз аңында була. Кызны хастаханәгә салганнар.

 


Фикер өстәү