Татарстан мәчетләре 780 мең кеше катнашында ифтарлар уздырды

Рамазан аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык мөхтәсибәтләрендә ифтар мәҗлесләре оештырылды. Казанда үзендә генә 43 мәчеттә авыз ачтырдылар.

Ифтарларга теләге булган һәркем катнаша алды – мәҗлесләргә барысы да, шул исәптән мохтаҗлар да бара алды. Моннан тыш, кайбер мәчетләр, пандемия чорында башланган традицияне дәвам итеп, ифтар-бокслар таратуны оештырды.

Рамазан ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре тырышлыгы белән 780 мең кеше катнашында ифтарлар узды. 10 Республика ифтары иң массакүләм мәҗлес булды, ә республика районнары арасында ифтарда катнашучылар саны буенча лидерлар рәтендә — Совет районы мөхтәсибәте (75000 кеше), Вахитов районы (65500 кеше), Түбән Кама (45105 кеше), Яшел Үзән районы (45000 кеше), Әлмәт (42000 кеше), Кукмара районы (33000 кеше), Буа районы (30000 кеше), Сарман районы (27600 кеше), Киров һәм Мәскәү районнары (27000 кеше). «Ярдам – Помощь» хәйрия фонды 45 000 кешегә авыз ачтырды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды исә, махсус хәйрия ифтарлары уздырып, 3725 мохтаҗны ашатты.


Фикер өстәү