Татарстанда 17 яшьлек студент, мошенникларга эшкә урнашып, пенсионерларны акчасыз калдырган

Әлмәт шәһәрендә юл һәлакәтенә очраучыларның туганнарына “ярдәм итүче” мошенникларның эзенә төшкәннәр. Кырын эштә, аерым алганда, 17 яшьлек студент егет шикләнелә. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Апрель аенда полициягә берьюлы биш өлкән кеше мөрәҗәгать иткән. 72-86 яшьлек беркатлы пенсионерлар, янәсе, оныкларын, туганнары, күршеләрен бәладән коткару йөзеннән, бөтен саклык акчаларын (150 мең сумнан алып 4 мең долларга кадәр) кемгәдер биреп җибәргән.

Озак та үтми, 17 яшьлек студент егет, полиция бүлегенә килеп, барысын да сөйләп биргән. Баксаң, ул мессенджердагы бер төркемдә җиңел генә эш тәкъдим итүче бер төркемгә тап булган икән. Озакламый аңа, акча алу өчен адреслар күрсәтеп, сылтамалар килә башлаган. Ул акчаның 10 процентын үзендә калдырган, калганын күрсәтелгән реквизитлар буенча күчергән. Туганнарын бәладән “йолып калучылар” аңа акча салынган пакетны урамга чыгарып биргән. Студент акча төрелгән тукыма кисәген (шалтыратучылар пенсионерлардан акчаны төреп бирергә кушкан) ташлап калдырган, акчасын алган. Шул рәвешле ул 150 мең сум күләмендә акча эшләргә өлгергән. Шул акчага, музыка тыңлау өчен, автомобиль колонкалары, кармаклар һәм пневматик пистолет сатып алган.

Хәзерге вакытта студентка карата “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре аның башка шундый җинаять очракларына кагылышлы булу-булмавын, кыңгыр эшне оештыручыны, акча күчерелгән банк карталары хуҗаларын ачыклый.

Мошенниклыкта шикләнелүче егет әлегә вакытлыча изоляторда тотыла.


Фикер өстәү