Татарстанның 59 предприятиесе Россия икътисадының төп оешмалары исемлегенә кертелгән

Автомобиль, химия сәнәгате өлкәләрендә, суднолар төзү, нефть продуктлары һәм электр энергиясен җитештерү, авыл хуҗалыгы, мәгариф өлкәләрендә, икътисадның башка тармакларында эшчәнлек алып баручы предприятиеләр бу.

Оешмаларны әлеге исемлеккә кертү аларга федераль ярдәм чараларына – ташламалы кредитлар, субсидия һәм дәүләт гарантияләре алуга дәгъва кылу мөмкинлеге бирә.
Быел санкция басымы шартларында федераль исемлеккә республикадан 28 оешма өстәлгән. Исемлектәге оешмалар Россия банкларыннан 12 айга кадәрге вакытка 10 миллиард сумнан 30 миллиард сумга кадәр ташламалы кредитлар алу мөмкинлегенә ия.

Россия Хөкүмәте узган атнада транспорт комплексы, мәгълүмати технологияләр, шулай ук төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренең төп оешмалары өчен 11 процентлы ташламалы ставка белән яңа программаларны гамәлгә кертте. Агросәнәгать комплексы оешмалары өчен ташламалы кредит программаларының шартлары киңәйтелде. Хәзер алар өчен займның максималь күләме 5 миллиард сумнан 7 миллиард сумга җиткерелде.

Төп предприятиеләр шулай ук товар җитештерү чыгымнарын каплау өчен субсидияләргә һ.б. дәгъва итә ала.

Бу чаралар предприятиеләрнең яңа икътисади шартларда өзлексез эшләвен тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү