Бүгенгә Россиядә холера йоктыру очраклары юк. Бу хакта “Известия”гә Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр иткән.
“Бүгенгә Россиядә холера йоктыру очраклары юк. Элегрәк Һиндстаннан Башкортстанга һәм Мәскәүгә бер-ике кешенең инфекция йоктырып кайтуы теркәлде, әмма чир таралуга юл куелмады”, – диелгән хәбәрдә.
Шулай ук 2019-2022 елларда холера кертү очраклары теркәлмәве әйтелгән.
Роспотребнадзор инфекциядән саклану өчен профилактика чараларын күрергә: кулларны ешрак юарга, продуктларны әйбәтләп пешерергә, суны кайнатып эчәргә, шулай ук дезинфекция чаралары кулланырга киңәш иткән.
“Холера куркынычы янаган илләрдә ял итүчеләргә аш-суга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Мондый илләр исемлегенә Һиндстан, Непал, Бангладеш, Ямән, Сомали, Танзания, Уганда, Кения, Эфиопия, Гаити, Доминикан Республикасы һ.б. керә”, – дип аңлатып үтелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
Исегезгә төшерәбез: Роспотребнадзор 28 апрельдә төбәкләргә холера кертүгә һәм чир таралуга юл куймауга әзерлекне бәяләргә, ә хастаханәләргә – чирнең ачыклану очрагында әзерлекне тәэмин итәргә кушты.