Колакка су керү нәрсәсе белән куркыныч?

Нәни генә су тамчылары йөзү, мунчада яки ваннада юынуның рәхәтлеген михнәткә әйләндереп куя ала. Шулай булмыйча соң, колакка кереп, ишетү юлын томалый, авырттыра, ачуны китерә бит. Кайвакыт, башны янтайтып, селеккәләп алгач, чыгып та китә үзе, ә кайвакыт чыкмыйча җәфалый. Колакка су керсә нишләргә? Суны үзең чыгарырга маташу хәлне катлауландырмыймы?

Сорауларга табиб-оториноларинголог Айгөл Газизова җавап бирде.

Айгөл Илдаровна, табибка кайсы очракта мөрәҗәгать итәргә?

Үзеңне ничек хис итүгә карап. Колактагы су кибеп бетәргә яки тиз генә агып чыгарга мөмкин. Ә кайчакта озаккарак та сузыла. Әгәр колак авыртмаса һәм ялкынсыну билгеләре сизелмәсә, берәр көн көтәргә дә була. Ләкин колакның томалануы бетмәсә, җайсызлык һәм чатнап авырту да өстәлсә, табибка баруны кичектерергә ярамый. Су белән бергә инфекция кергән булуы бар.

Әгәр колакның төзелеше анатомик яктан дөрес булса, эчкә кергән су тиз һәм җайлы гына кире агып чыга. Хәтта су бик үк чиста булмаса да, ул арада микроблар үрчергә өлгерми. Ләкин кайберәүләрнең колак төзелешендә үзенчәлекләр булырга мөмкин. Мәсәлән, тар һәм бормалы ишетү юлы. Аннан су тиз генә чыга алмый инде.

Суны чыгармасаң, колакка нинди зыян килергә мөмкин? 

Җылы һәм дымлы урында бактерияләр бик тиз үрчи. Димәк, төп зыян – инфекция. Шуның аркасында колак шешәргә, ягъни отит башланырга мөмкин. Ә ул  – бик авырттыра торган һәм куркыныч чир. Әгәр колак сагызы суда юешләнеп күперсә, колак тону һәм начар ишетү тиз генә бетми әле. Тамак-колак-борын табибына барып, сагыз бөкесен алдырудан да яхшысы юк.

Икенчесен «йөзүче колагы» дип атыйлар. Йөзгәндә кия торган башлык башка сыланып тормый, шуңа күрә колакка су керүдән котылып булмый. Колак эчендәге борма-борма юлларда су җыелып кала. Әйткәнемчә, юештә колак сагызы бүртә һәм аның артында калган суны чыгару тагын да кыенлаша. Кеше колак эчендә су йөргәндәй хис итә, колакка әйбер тутырып куйган кебек тоела, авырта. Йөзүчеләр өчен махсус колак саклагыч (беруши) та була, суга кергәндә, шуны кулланырга мөмкин. Әгәр су барыбер кергән икән инде, аны дөрес итеп чыгарырга кирәк.

Тышкы ишетү каналына гына кергән булса, суны чыгару кыен түгел. Урта колакка ук барып җитсә начар. Анда су тышкы яктан агып керә алмый, чөнки колак пәрдәсе каплап тора. Ә менә борын аша керә ала. Суга чумганда һәм тончыкканда, борын белән колакны тоташтыручы евстахий көпшәсе аша су туп-туры урта колакка кереп китәргә мөмкин.

Өченче зыян – сагыз бөкесенең бүртүе турында алдарак сөйләшкән идек. Өстәп, шуны әйтергә кирәк: бүрткән бөкене чыгарырга тырышмагыз, мамыклы таякчык белән аны эчкәрәк кенә этәчәксез.

Колактан суны ничек чыгарырга ярамый?

Бармак, мамыклы яки башка төрле таякчыклар тыкмагыз. Ишетү каналы тиресен күбрәк ышкыган саен, колак сагызы күбрәк барлыкка килә. Ул гына түгел, тырнак яки таякчык белән тирене ертканыгызны, колак пәрдәсен тишкәнегезне сизми дә калуыгыз бар. Ул очракта инде инфекция һичшиксез керәчәк. Колакка үз белдегегез белән төрле сыекчалар, аракы, спирт, кислота тамызырга да ярамый. Куелыгы һәм күләме дөрес сайланмаганлыктан, тире пешәргә яки пәрдә тишелергә мөмкин.

Борынны кысып, сулышны кисәк чыгарырга тырышу шулай ук куркыныч. Йоткылык өстендә басым барлыкка килү сәбәпле, борын куышлыгындагы лайла җиңел генә колакка үтеп керә һәм микроблар ишетү көпшәсе ялкынсынуга китерә ала.

Ә нәрсә эшләргә ярый?

Үзегез генә дә булдыра ала торган берничә ысул бар.

Бер аякта сикергәләү. Су эләккән колак ягындагы аяк белән сикерегез. Башны да шул як иңбашына таба янтайтыгыз. Озак сикереп торуның мәгънәсе юк, су агып чыкмаса, бүтән ысулга күчегез.

Ян белән ятып тору. Сулы колак аста булырга тиеш. Бу вакытта йоту хәрәкәтләре ясау, авыз ачып иснәү дә ярдәм итә.

Колакны киптерү. Мамык яки йомшак тукыманы бөтереп, тирәнгә кертмичә генә колак эченә тыгыгыз. Суның тукымага сеңгәнен бераз көтегез. Фен ярдәмендә һава өрдерүчеләр дә бар. Ләкин алай эшләргә киңәш итмим. Кайнар һава, пешереп һәм колак пәрдәсен корытып, зыян китерергә мөмкин.

Отитны куркыныч чир дип әйттегез. Аның башланганын ничек белеп була?

Безнең колак капка кебек: микроблар аның аша баш миенә үтеп керә һәм ми тышчалары ялкынсынуын китереп чыгара ала. Кайбер очракларда ялкынсыну хәтта үлем белән тәмамлана. Димәк, отит чыннан да куркыныч. Колак өч бүлектән тора: тышкы, урта, эчке. Кайсы өлеше ялкынсынуга карап, авыруны да өч төргә бүләргә мөмкин. Колак кычытса һәм чатнап авыртса, димәк, тышкы отит. Сызлап торучы даими авырту, ишетми башлау урта отит булуын белдерә. Көчле итеп чәнчеп авырту һәм колак менә-менә шартлар кебек хис итү, температура күтәрелү – үлекле урта отит билгесе. Эчке отит исә бик сирәк очракта гына була. Санап үтелгән билгеләргә баш әйләнү, күңел болгану, колак чыңлау да кушыла.

Табиб билгеләгән дарулар белән генә дәваланыгыз. Әгәр отит сәбәпле колак пәрдәсе тишелгән булса, дару бик тирәнгә үтеп керергә һәм ишетү нервын зарарларга мөмкин. Белер-белмәс тамызып, саңгырау калуыгыз бар. Авырткан колакны җылытып дәваларга да тырышмагыз. Җылы әйбер кую шешне тагын да үстерә, ә бу – авырту көчәя, инфекция күбрәк тарала дигән сүз.


Фикер өстәү