Кара чәй тыела: мунчаны ничек дөрес керергә?

Атна саен мунча керү инфаркт, инсульттан саклый, стресстан коткара. Япония галимнәре шулай дип ышандыра. Баксаң, мунча яратучылар арасында гриппка бирешүчеләр саны да дүрт тапкыр азрак икән. Мунча керү тагын нәрсәсе белән файдалы? Анда нәрсә эчәргә кирәк? Мунчада ис тисә, ни эшләргә? Бу сорауларыбызга Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Регина Ахунова ачыклык кертте.

Регина Ахунова

– Мунча иң беренче чиратта кешенең иммунитетын ныгыта. Ник дигәндә, анда чакта кешенең тән температурасы 38–40 градуска кадәр күтәрелә. Бу исә – күп кенә авырулар башлангычы булган вирус һәм бактерияләрне юкка чыгару өчен менә дигән мөмкинлек. Мунча стресстан да коткара. Анда бөтен арыганлык бетә. Шул рәвешле кешенең психик халәте дә яхшыра. Мунчада бик нык тирләү аркасында организмдагы артык тоз һәм су бүленеп чыга. Тән тиресе йомшара, үлгән күзәнәкләрдән арынып, иркен сулый башлый. Югары һәм түбән температураларның чиратлашуы аркасында кан тамырларының сыгылмалылыгы арта, алар киңәя. Нәтиҗәдә кан әйләнеше дә яхшыра. Даими рәвештә мунча кергән кешенең йөрәк-кан тамыры системасы ныгый, миокард инфаркты килеп чыгу ихтималы кими. Мунча белән дус булганнарның баш миендәге кан әйләнеше дә, хәтере дә яхшыра.

– Мунчада 2,5–3 сәгатьтән дә озаграк юынырга ярамый. Сау-сәламәт кешегә атнасына, күп дигәндә, дүрт тапкыр мунча керергә рөхсәт ителә. Хроник авырулары булган кешеләргә мунчага атнага бер тапкыр бару да җитеп тора. Бер керүдә 10–15 минуттан да озаграк парланып утырырга ярамый. Аны ял итү белән чиратлаштырып, 3–5 тапкыр кабатларга мөмкин. Парланып чыккач, салкынча су белән коенып алырга кирәк. Ник дигәндә, парланганда тир белән бүленеп чыккан матдәләр, тиз арада юып төшермәсәң, кибенә башлагач, тәнгә кабат сеңәргә мөмкин. Салкын су белән коенгач, артыннан ук җылымса су белән чайканып, тагын бер кат парланыр алдыннан 15–20 минут ял итеп алырга кирәк.

– Мунчага керер алдыннан җиңелчә ризык ашарга киңәш ителә. Ник дигәндә, эсседә ашказаны, эчәклекләр авыр эшли. Шул рәвешле ризык эшкәртү, үзләштерү авырлаша.

– Мунчада чакта баш әйләнсә, җайлап кына салкын бүлмәгә чыгарга кирәк. Андый чакта башны аска иеп 5 минут утырып торырга киңәш ителә. Баш авыртса һәм әйләнсә, температура күтәрелсә, күңел болганса, эссе капкан дигән сүз. Андый чакта кешене, һавага алып чыгып, эскәмиягә яткырып, башына юеш чүпрәк куеп торырга, чиста су эчерергә кирәк. Аңын югалткан кешенең өстенә су сибәргә ярамый! Суның сулыш юлларына эләгүе бар. Андый чакта кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк.

Динә Гыйлаҗиева

Ярый

–Физик эштә хезмәт куйган, аз хәрәкәтләнгән кешеләргә, спортчыларга, һичшиксез, мунча керергә кирәк. Мунча буыннарны йомшарта, физик эш яки күнегүләр аркасында барлыкка килгән тән сызлау, авыртуны баса.

–Тир белән бүленеп чыккан судан соң калган бушлыкны тутыру өчен, мунчада күп итеп чиста, җылымса су эчәргә кирәк. Кишер, чөгендер соклары, куас, үлән чәйләре, кипкән җимешләрдән компот, морс һәм лимонад та файдага булачак. Аларны аз-азлап эчәсе.

— Мунчада башка эссе сукмасын өчен, һәрчак башлыктан утырырга кирәк.

– Мунчада чакта киңәш ителмәсә дә, ис тигән кешегә чәй яки каһвә эчертергә ярый. Бу аның организмыннан агулы матдәне юдыру өчен кирәк. Каһвә составындагы кофеин кан әйләнешен икеләтә тизрәк яхшырта.

Ярамый

– Температурасы күтәрелгән, эпилепсия, ишемия, яман шеш, бронхиаль астмадан интеккән, кан басымы югары булган, инсульт кичергән кешеләргә мунча керергә дә, чабынырга да ярамый. Тәне җәрәхәтләнгән, гемоглобины түбән булган кешеләр дә чабынудан тыелып торса хәерле. Йөклелекнең башлангыч чорында эссе мунчага керү куркыныч.

– Мунчада кара чәй, каһвә һәм исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый. Соңгысы аеруча куркыныч. Исерткеч эчемлекләр аркасында кан тамырлары тагын да киңәя. Бу исә йөрәккә икеләтә авырлык килә дигән сүз.

– Мунчада утырып парланырга ярамый. Болай эшләгәндә, тәннең өске өлеше аякларга караганда ныграк җылыначак. Шулай итеп, йөрәккә икеләтә авырлык килә. Шуңа күрә мунчада ятып парланырга кирәк. Ул чакта гәүдә дә тигез җылына, буыннар да ял итә.

– Мунчада, чыныкмаган килеш яки йөрәк авыруы була торып, салкын су белән коенучылар бар. Болай эшләргә ярамый! Эссе мунчада кан тамырлары киңәя. Салкын су койгач, алар, киресенчә, кысыла. Шул рәвешле кан үзеннән-үзе башка йөгерә. Нәтиҗәдә баш авырта башлый.


Фикер өстәү