«Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында 4 780 кешегә ярдәм күрсәтелде

Рамазан аенда, һәр елдагыча, «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны узды.

Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды иганәчеләр хисабына авыру балаларга булышкан, авыр тормышлы гаиләләрне азык-төлек белән тәэмин иткән, социаль ифтарлар уздырган, мохтаҗларга фитр сәдакасы һәм фидия җыюны оештырган, качакларга ярдәм кулы сузган. Шулай итеп, хәйрия марафоны кысасында барлыгы 4780 кешегә ярдәм күрсәтелгән.

Марафонның изге эшләреннән берсе авыру балаларны дәвалау өчен акча җыюга бәйле. Акция Татарстанның төрле район-шәһәрләрендә яшәүче 20 балага тернәкләнү һәм дәвалау курсларын узу мөмкинлеге биргән. 2 яшьтән 16 яшькә кадәрге бу балалар церебраль паралич, баш миенең җитешсезлеге кебек бик җитди авырулардан интегә. Моннан тыш «Зәкят» мохтаҗларга  1400000 сумнан артыграк  фитр сәдакасы һәм фидия акчасын җыйган. Ярдәм күпбалалы гаиләләргә, ялгыз аналарга, өлкәннәргә тапшырылган. Шулай ук ай дәвамында 550дән артыграк мохтаҗ гаилә 3,5 тоннадан күбрәк азык-төлек белән тәэмин ителгән.


Фикер өстәү