Фонтаннан 9 яшьлек баланы коткарып, үзе ток сугып үлгән 13 яшьлек малайны искә алдылар

Хәтерләсәгез, моннан ун ел элек Чаллыда 13 яшьлек малай фонтаннан 9 яшьлек баланы коткарганда аны ток суккан иде. 2012 елның 5 маенда булды бу хәлләр.

Шул ук елның июлендә Казан Кремлендә малайның әтисе Данилны үлгәннән соң бүләкләгән Батырлык ордены алды. Еллар узса да, батыр малайны онытмыйлар. Фаҗига урынында мемориаль такта урнаштырылган, ә аның мәктәбенә яшь геройның исемен биргәннәр. Бүген Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Павел Олейник Данилның әнисе һәм аның кече сеңлесе белән аның каберенә чәчәкләр салдылар.

Тикшерү идарәсе хезмәткәрләрер малайның әти-әниләрен һәм апа-сеңелләрен кайгырта, ярдәм күрсәтә. Садыйковлар тормышында үзгәрешләр дә бар. Данилнең апасы әни булды, сеңлесе беренче сыйныфны тәмамлый. Быел Данилга 23 яшь тулган булыр иде.


Фикер өстәү