Россия Юстиция министрлыгы рэпер Моргенштерн*ны чит ил агенты дип таныды

Җырчының адвокаты аның әлеге карар белән килешмәвен белдергән.

Россия Юстиция министрлыгы танылган рэпер Моргенштернны чит ил агенты дип таныды. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

Әлеге белдерүдән соң җырчының адвокаты Сергей Жорин «Алишер мондый карар белән килешми һәм ул, һичшиксез, шикаять бирәчәк»,  дигән.

*Чит ил агенты функцияләрен башкаручы физик зат


Фикер өстәү