Питрәч өлкәннәрне Җиңү көне белән үзенчәлекле итеп котлаганнар (ВИДЕО)

Питрәч районның Чыты авылы җирлегендә өлкәннәрне Җиңү көне белән үзенчәлекле итеп котлаганнар.

Мәдәният йорты җитәкчесе Миннур Шәмсетдинов белән Мәхмүт абый гармуннар тартып, урамны җанландырып җибәрә. Аларга Миннурның улы Ильяс та иярә. Сугыш җырларын ишетеп, әбиләр тәрәзәгә килә. Ә аннары аларны өйләренә кереп үк котлыйлар. Әбиләрне биетәләр дә әле.

– иң өлкән кешесе Минзифа апага кердек. Аңа июньдә 95 яшь тула. Ә чынбарлыкта 97 инде! Әтисе бригадир булып эшләгәч, баласын эшләп интекмәсен дип туган елын киметеп яздыра. Әбекәй Ленин Байрагы ордены иясе дә әле, – ди Миннур.– Өлкәннәребезнең кадерен белеп, аларны яратып яшәсәк иде. Илләр тыныч булсын.


Фикер өстәү