Марат Кәбиров: «Аңлап булмый…»

Дөньясы да бик җитди түгел бугай инде аның. Ә адәм баласы – баш-аягы белән кызык зат. Бернинди үлчәм белән дә үлчәп булмый аны, кылган гамәлләрен, уйлаган уйларын, кичергән хисләрен берничек тә аңлатып булмый.

Үлчиләр инде ул үлчәвен, әллә ниләр кыландырып бетерәләр. Авырлыгы фәлән кило, буе төгән сантиметр, биленең иңе… Бар яклап та бизмәнгә салып карыйлар. Акылын да, тәртибен дә, сөйләшү рәвешен дә, саранлык-юмартлыгын да тикшерәләр. Ә гайбәтчеләр теленә эләксәң, ата-бабаңнан башлап бөтен күзәнәкләреңне бөртекләп барлап чыгалар. Тик барыбер кешене аңлап бетерәлмиләр. Бу мөмкин түгел. Ләкин үзеңнең нәрсәнедер яки кемнедер аңлый алмавың белән килешеп булмый. Шуңа күрә теге кешене ахмак я юньсез дип бәялиләр. Бәлки, чынлап та шулайдыр. Менә мин инде гомер буе диярлек күзәтәм: бу дөньяда бер акыллы, бер юньле кеше юк бугай, бары тик кайберләренең ахмаклыгы артык зур һәм артык якында була, ә зур ахмаклык ул ерактан гына күренә. Якыннан караганда аның нәрсә икәнен дә аңлый алмыйсың.

Менә безнең авылда бер абзый бар иде. Салырга ярата инде бу. Исергән чагында килде-китте сүз сөйләп, бәйләнеп, кеше нервысынатиеп йөрми үзе. Ихлас итеп аралаша, кирәк булса, ярдәмләшә дә. Анысы да берәр эрүмкә өмет итүдән түгел, чын күңелдән. Якты кеше инде, кыскасы. Ләкин яктылыгыннан һәрвакыт аракы исе аңкып тора. Шуңа күрә авылдашлар моңа көлебрәк, түбәнсетебрәк карыйлар. «Тагын салган инде, мәңге туя белмәде», – диләр. Кәефләнеп алган чакларында үзе дә яшереп тормый:

Уңнарын уңга салам,

Сулларын сулга салам.

Зарымны суга салалмыйм,

Җан яна, шуңа салам, –

дип җырлап җибәрә. Тавышы да, моңы да бар, җыры шундук бугазга төер утырта. Хатыны, балалары авариядә үлгән аның, җаны ник янганы беркемгә дә сер түгел. Тик барыбер кызганучы сирәк инде, күбесенчә беткән бер бәндәгә исәплиләр. Менә шул абзый акчага бик интеккән чагында абзарындагы үгезләренең берсен ярты хакына сатып җибәргән. Җибәргән дип, бер-ике өй аша торган күршесе сатып алган инде. Миңа калса, кешеләр шул күршесен гаепләргә тиештер кебек. Ну, мохтаҗлыкка төшкән кешенең малын шул бәягә алу дөрес түгел бит инде. Мыскыл итү кебегрәк бит инде бу. Ләкин авыл халкы башкачарак уйлады бугай. Бу абзыйдан көлделәр. Дивана диделәр. Күз дә ачырмадылар. Аек чагында берәр җитди урында сүз әйтергә теләсә дә: «Үгезен фәлән сумга саткан бәндәнең сүзен тыңлап, гомер кыскартасы эшебез юк», – дип авызын томаладылар. «Дивана» келәймәсен йөртү акыллы кешеләргә дә бик җиңел түгел инде ул…

Ул абзыйны мин бераз хөрмәт иткәнмендер инде, гел искә төшерәм. Сәбәпләре дә күп бугай. Нәрсәнеңдер символы шикеллерәк тә ул. Пирамидалар оештырган кешеләр, халыкны акчасыз калдырган банклар күп булды бит инде. Менә шунда алданган халык та «дивана» булып калды. Ә аларның хәләл акчасын тартып алган явызларга берни дә булмады. Кайберләре хәзер бик абруйлы кеше, Фәлән Фәләнеч булып йөри. Әллә бу халык үзен алдаган, откан, талаган бәндәләрне ныграк хөрмәт итә ул? Кумир итеп күрә… Ә бәлки эчтән генә: «Их, берәр кайчан мин дә шулар кебек булсам иде», – дип хыялланучылар да бардыр әле. Кешене берничек тә аңлап я бәяләп булмый. Халыкны бигрәк тә.

Дөньясы да абзыйны оныттырмаска тырышкан кебек аның. Бер мәлне авылдагы хуҗалык рәисләре җыелган ашлыкны арзан бәягә генә каядыр тапшырып кайталар да :«Быел фәлән тонна ашлык үстереп саттык!» – дип мактана торганнар иде. Үзләренә берәр төрле файдасы булгандыр инде аның. Югыйсә авыл халкына шул бәягә бирсәләр дә, сөенә-сөенә алып бетерерләр иде. Ә монда читкә, ярты бәясенә… Үгезен сатып җибәргән теге абзый кебек бит инде. Ләкин рәисләрне «Дивана» диюче булмады. Әле дә…Фәлән илгә фәлән кадәр нефть саттык, фәлән күләмдә – газ, дигән шатлыклы авазлар ишетелгәли. Халык сөенә. Сатып алучылар да сөенә ди. Алган товарларын әвеш-тәвеш китереп яңа рәвешкә кертәләр дә фәлән хакка сатып җибәрәләр икән. Бөтен дөнья шатлана. Берәүне дә «дивана» диюче юк…

Дивана дигәннән… Тагы бер абзый искә төште әле… Бәләкәй чак, иптәш малайның ишегалдындаатышлы уйныйбыз. Нимесләр белән безнекеләр инде. Элек шулай иде бит. Ихата бәләкәйрәк булгач, ерактан атышып кына булмый, кул сугышына керешеп китәбез, көрәшәбез, көрмәкләшәбез. Бер мәлне күрше карты килеп керде дә «нимес»ләрне кыйный башлады. Мин «безнекеләр» ягында идем, башта сөендем инде аның ярдәм итүенә. Соңрак күз маңгайга менде. Теге бабай чынлап кыйный иде. «Әле син дөмекмәдеңме, фашист?!» – дип, таягы белән тондыра. Кайда сукканын да карап тормый, манчый гына. Ярый әле иптәш малай елап җибәргәч, әнисе чыкты. Картны тирги теге. Урамнан силсәүит персидәтеле узып барган чак булган, тавышка ул керде. Хәлне аңлагач, бабайны тирги генә башлаган иде, тегесе таягы белән җиргә бер генә орды да: «Әле син фашистларны яклап торасыңмы? Белермен мин кемгә әйтергә…» – дип кенә куйды. Персидәтел шундук телсез калды. Һушына килгәч: «Атышлы уйнамагыз. Бүтән уеннар да бетмәгән, барыгыз, яланга чыгып туп тибегез», – дип безне куарга тотынды. Хәтта теге малайның әнисе дә улын тиргәргә кереште. Ә бабай Берлинны алган сыман горур кыяфәттә чыгып китте. Озак кына куркып йөрдек аннан. Ул бөтен нәрсәне дә беләдер, бөтен кешене дә җиңәдер, ни теләсә, шуңа ирешәдер кебек иде. Хәзер юк инде, үлде. Берәү дә мәңгелек түгел. Буй җитмәслек булып тоелса да. Иң кызыгы шул әле аның: үзе исән чакта беркем берни сөйләмәде, курку катыш хөрмәт күрсәттеләр, ә җирләгәч: «Дивана иде бит ул, хәтта сары справкасы бар иде», – диделәр. Шулай инде, кайбер кешеләрнең дивана икәнлеге дә үзләре үлгәч кенә ачыклана. Әйтәм ич, зур нәрсәләрне күрү өчен ераклык кирәк.

Кеше – ачылмаган сер. Аны бернинди үлчәмнәр белән дә тулысынча бәяләп тә, аңлап та булмый. Һәрберебез шундый. Шикле нәрсәләрдән ерак торыйк. Хәер… Шикле нәрсәләрдән ераклашсаң, үзең дә шикле булып күренәсеңдер әле ул…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү