Кытайда ут капкан самолет эчендә россиялеләрнең булу-булмавы ачыклана

Кытайдагы Россия илчелеге хәзерге вакытта Чунцин провинциясендә янган самолет бортында безнең ил гражданнары булу-булмавы турындагы мәгълүматны ачыклый. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Илчелек вәкиле Георгий Егоров сүзләренә караганда, бүгенге көндә бу хакта әлегә бернинди мәгълүмат та юк. Булган очракта тиз арада оператив ярдәм күрсәтеләчәк.

— Илчелек россиялеләрнең бортта булу-булмавын ачыклый, — дип белдерде Егоров.


Фикер өстәү