Балалар арасында әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган бәйге игълан ителде

“Росприроднадзор” “Экология – дело каждого” халыкара балалар-яшьләр премиясен алуга бәйге игълан иткән.

“Экология – дело каждого” – “Росприроднадзор”ның әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәткә, балалар һәм яшьләрне экологик агарту һәм алар арасында эко-культураны популярлаштыруга багышланган проектлар. кызыклы, үзенчәлекле, заманча идеяләр өчен бирелә торган премиясе ул.

Проектның төп максаты – яшьләрнең экологик үзаңын арттыру, балалар һәм үсмерләрне табигатьне саклауга җәлеп итү. Иң яхшы проектларны журналистлардан, дизайнер, рәссамнардан һ.б торучы жюри бәяләячәк.

Узган елда I премия алуга бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм 28 илдән 9500 заявка тапшырылган. Анда катнашкан 250 кеше, шул исәптән 70е – балалар йортлары һәм интернатлар кыйммәтле бүләкләргә (смартфон, планшет, ноутбук. “Орленок” лагерена 21 көнгә юлламалар һ.б.) лаек булган.
Бәйгедә катнашу – бушлай. Анда катнашуга заявкаларны 2022 елның 1 мартыннан 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Чарада Россиядән һәм башка илләрдән 6-17 яшьлек балалар һәм үсмерләр катнаша. 2 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр жюри проектларны бәяләчәк, социаль челтәрләрдә проектларга бирелгән тавышлар саналачак. Ә инде йомгак ноябрь аенда ясала.
Бәйгедә катнашуга заявканы www.экологияделокаждого.рф сайтында калдырырга һәм шунда ук бәйге нигезләмәләре белән танышырга мөмкин.


Фикер өстәү