Үзмәшгульләр таксида эшли алачак

Моның өчен таксига заказ бирү хезмәте белән килешү төзергә кирәк.

Такси эшен җайга салу турында закон проектында (шушы көннәрдә Дәүләт Думасына кертелгән) салым органында үзмәшгуль сыйфатында теркәлүчеләрнең таксист булып эшли алуы күздә тотылган. Әмма моның өчен таксига заказ бирү хезмәте белән килешү төзергә кирәк.

Заказ хезмәтләренең төбәк мәгълүмат системасына – пассажир йөртүчеләр реестрына мәгълүматлар тапшыруы нәтиҗәсендә аларның эшчәнлеген контрольдә тотарга мөмкин булачак. Закон проектында реестр булдыру да каралган.

Сүз уңаеннан, Казан үзмәшгульлеккә карата иң зур кызыксыну күрсәтеп килүче 10 шәһәр исәбенә кергән.


Фикер өстәү