Чечен Республикасының мәдәният министры Айшат Кадыйрова: «Безгә бер телдә сөйләшергә кирәк»

11–13 майда Казанда Чечен Республикасының мәдәният министры Айшат Кадыйрова катнашында чечен мәдәнияте көннәре уза. Әлеге чараның әһәмияте, максат һәм бурычлары нидән гыйбарәт?

Тәҗрибә алмашу, Чечня белән Татарстан арасындагы дуслыкны ныгыту, мәдәният белән таныштыру. Чечнядан килгән делегация үз алдына әнә шул бурыч һәм максатларны куйган. «Бүген төбәкләр һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту аеруча мөһим. Илдәге вазгыятьне исәптә тотып, безгә бер телдә сөйләшергә кирәк. Бу очракта ул – мәдәният теле», – диде Айшат Рамзан кызы Казандагы чечен мәдәнияте көннәре турында.

Чечнядан буш кул белән килмәгән алар. Әйтик, 12 майда «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Чечня музееның «ХІХ–ХХІ гасыр Чечен Республикасы сәнгате» күргәзмәсе ачылды. Башкала халкы һәм кунаклары 13 июньгә кадәр 100дән артык сәнгать әсәре белән таныша алачак. Араларында чечен рәссамнарының төрле стиль һәм жанрда ясалган картиналары, хатын-кыз һәм ир-атларның традицион киемнәре, зәркән эшләнмәләр, милли орнаментлы келәмнәр һәм башкалар бар. «Биредәге һәр экспонат чечен халкының рухы һәм тарихи үзенчәлекләре турында сөйли», – диде Чечен Республикасы музееның генераль директоры Залина Мамаева күргәзмә ачылышында.

Бүген Грозный шәһәренең Лермонтов исемендәге рус драма театры Камал театры сәхнәсендә «Волки» спектаклен тәкъдим итә. Әлеге әсәр – Сталин репрессияләре вакытында Чечня тауларында качып яткан кешеләр турында.

Казандагы чечен мәдәнияте көннәре филармониядәге Чечня сәнгать осталары концерты белән тәмамланачак. Кичәдә Шахбулатов исемендәге Чечня дәүләт филармониясенең халык музыкасы ансамбле, «Вайнах» бию ансамбле һәм балалар симфоник оркестры чыгыш ясавы көтелә.

– Быел бездә Казаннан китерелгән Коръән китаплары күргәзмәсе узды. Без дә, үз чиратыбызда, Казанга килеп, үз мәдәниятебез белән таныштырырга булдык, – диде Айшат Кадыйрова журналистлар белән очрашуда. Аның сүзләренчә, быел Чечен Республикасы төзелүгә 100 ел тула, һәм бу – чечен мәдәнияте турында сөйләү өчен тагын бер сәбәп.

Ул шулай ук Казан шәһәрен күреп, милли ризыкларыбызны татып, таң калганын да яшермәде.

«Минем өчен бу аралашу бик мөһим. Безнең халыкларны берләштерүче уртак башлангыч бар – ул Коръән. Дөньяга карашыбыз да, традицияләребез дә нәкъ менә аңа бәйләнгән. Миңа калса, мәдәният – безнең халыкларга алга атларга, киләчәген төзергә ярдәм итә торган мохит. Киләчәктә Чечен Республикасы белән хезмәттәшлек итәр өчен ниятләребез зурдан», – диде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова.

Очрашуга Чечен Республикасының туризм буенча министры Мөслим Байтазиев та килгән иде. «Безнең уртак якларыбыз хәйран күп. Ике республиканың әләмнәре дә охшаш бит. Бүген без халыкларның берләшүен сүздә генә түгел, гамәлләр аша да күрсәтергә тиеш», – диде ул.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү