Ипотекасын түли алмаган хатын башта улын үтергән, аннары үзенә кул салган

Фатирдан чыгару турында кәгазь алган кичтә үк хатын шундый адымга барган.

Мәскәү өлкәсендә ипотекасын түли алмаган хатын башта улын үтергән, аннары үзенә кул салган.

Балашихада күчемсез милек сатып алу өчен кредитны 42 яшьлек хатын банктан 2016 елда алган. Берничә ел барысы да яхшы булган — алар 15 яшьлек улы белән яңа фатирда яшәгәннәр һәм ипотеканы вакытында түләгәннәр. Әмма 2020 елда пандемия кызган вакытта аны эшеннән җибәргәннәр.

Хатын озак вакытлар эш таба алмый интеккән. Хөкүмәт тарафыннан игълан ителгән кредит каникуллары да ярдәм аңа ярдәм итмәгән. Узган ел азагында банк фатирны бәяләү өчен эспертлар җибәргән, аны 8,5 миллион сумга бәяләгәннәр. Аны ике тапкыр сатуга куйганнар, тик сатып алучылар гына табылмаган.

Хатын фатирдан чыгару турында башкарма кәгазь алган кичтә үк әлеге адымга барган. Ана белән улны коткара алмаганнар — алар хастаханәдә үлгән.


Фикер өстәү