Кичә Татарстанның Баулы районында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә бензовоз юл кырыена төшеп киткән.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, юл һәлакәтеннән соң, йөк машинасының йөртүчесенең хәле киткән.
Ул зәңгәрләнеп килгән һәм аңын югалткан. Һәлакәт урынына килгән ашыгыч ярдәм табиблары йөртүченең үлемен раслаган.