«Язгы» йомырка калҗасы пешерү ЫСУЛЫ

Сиринә Нургалиева рецептлары

Кирәк булачак: 100 грамм яшь кычыткан, 1 яшь сарымсак, 3 йомырка, 1 башлы суган, 100 мл сөт, 50 г атланмай.

Кычытканны башта, чакмасын өчен, кайнап торган суга салып, 2 минут пешеклибез. Суын түгеп, суытабыз һәм сабагы белән бергә ваклап турыйбыз. Сарымсакны сабагы белән – боҗралап, суганны – шакмаклап турыйбыз. Табада атланмай эретеп, яшелчәне алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Аерым савытта сөт белән йомырканы яхшылап болгатабыз һәм табадагы суган белән сарымсак өстенә салабыз. Кычыткан өстәп, таба капкачын ябабыз һәм калҗаны әледән-әле чәнечке белән төрткәләп, 10 минут пешерәбез. Табынга яшелчә белән куябыз.


Фикер өстәү