Телевидение алып баручысы Арина Шарапова Казанда әкият китабын тәкъдим итте

Телевидение алып баручысы Арина Шарапова Казанда әкият китабын тәкъдим итте
Танылган телевидение алып баручысы Арина Шарапованың Кырымның һәм Коктебельның тылсымлы легендаларына нигезләнгән «Страна чудес Коктебель» әкият китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Автор сүзләренчә, китап ун ел элек язылган, тик әле күптән түгел генә дөнья күргән. «Мин Коктебельгә инде 20 елдан артык барам. Балаларым һәм оныкларым да монда үсте. Оныкларым Никита һәм Степанга кечкенә вакытларында әкиятләр сөйли идем. Аннары миңа ул әкиятләрне язып барырга кирәк дигән уй килде. Барысын да язып куйдым, берникадәр вакыт үткәч, аларны коллегаларым Елена Малышевага һәм Павел Астаховка күрсәттем. Әкиятне бик ошаттылар һәм аны нәшриятка бирергә күндерделәр», – дип сөйләде ул.

Китапның төп геройлары – Степан белән Алексей һәр җәй саен Коктебельгә әбиләре янына кунакка кайталар. Биредә алар белән төрле гаҗәеп маҗаралар була: алар төрле мифик җан ияләре белән очраша, вакыт буенча сәяхәт итәләр һәм Кырымның төп хәзинәләре – Карадаг вулканы, тыныч Бухта һәм Үле шәһәр серләре белән танышалар. «Әкият геройларының прототиплары итеп оныкларымны сайладым. Алар да, әкиятнең төп геройлары кебек үк, бик шаяннар», – дип сөйләде алып баручы.

Арина Шарапова фикеренчә, язучы балалар да, өлкәннәр дә укый алырлык фантастика һәм әкият дөньясы тудырырга тиеш. «Без бит үзебез дә тылсымлы әкиятләр тыңлап үстек. Әкиятләр дөньясы ул – бәхет дөньясы. Шуңа күрә зурларга да, кечкенәләргә дә Коктебель маҗаралары турында укырга кызык булачак. Бу китап әле язылып бетерелмәгән. Хәзер мин икенчесен язам. Бер урында тик утыра алмыйм, шуңа күрә тагын бер фантастик китап яза башладым. Монысы инде өлкәннәр өчен. Анда мәхәббәт тә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә булачак», – диде ул.


Фикер өстәү