Татарстанда тагын бер сугыш ветераны вафат булган

Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучылар сафы сирәгәя.  Бүген төнлә 98 яшендә Галләм Мөбарәк улы вафат булган.

Ул Казанның Габишево бистәсендә яшәгән.

Галләм Хәмәтшин крестьян гаиләсендә туа. 18 яше тулуга 1943 елда фронтка китә. Чита өлкәсендә хәрби шәһәрчектә хезмәт итә, Кытай территориясендә япон самурайларына каршы сугышта катнаша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнгән.


Фикер өстәү