Татарстанның бер шәһәрендә хәләл ярминкә була

Түбән Каманың Халык иҗаты йортында 4 июньдә 11 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр (Лемаева м., 14) беренче хәләл ярминкә узачак. 

Анда Түбән Кама территориясендә сатыла торган хәләл продукция: камыр ризыклары, десертлар, сөт продукциясе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук килүчеләр кием-салым, уенчыклар, аксессуарлар, басма продукция сатып ала алачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар һәм уеннар оештырылачак.

 


Фикер өстәү