Михаил Мишустин «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен киңәйткән

Премьер-министр Михаил Мишустин «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен киңәйтте. Хәзер бу программага дәүләт финанславыннан башка гамәлгә ашырыла торган Россия фильмнары кертелгән.

Бу хактагы карарны махсус эксперт советы кабул итәчәк, дип билгеләп үтте Министрлар Кабинеты башлыгы. Моңа кадәр мондый программа Мәдәният министрлыгы яки кино фонды катнашында, шулай ук төбәкләр тарафыннан төшерелгән кинофильмнарга гына кагыла иде.

Мишустин сүзләренчә, бу 14-22 яшьлек яшьләргә ташламалы нигездә Россиянең заманча кинолары белән танышырга мөмкинлек бирәчәк, ә кинобизнес, үз чиратында, ярдәм алачак.


Фикер өстәү