Бүген Татарстанда 23 градуска кадәр җылытачак

30 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Көндез җилнең тизлеге көчәеп, урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +6..+11, көндез +18..+23 градус тәшкил итәчәк, дип искәртә синоптиклар.

 


Фикер өстәү