«Аларда куркыныч авыру очраклары табылган»: корбанлык малны сайлаганда сак булыгыз

Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Корбанга дигән сарыклар республикага 1,5 ай алдан кертелү сәбәпле, җаваплы органнар куркынычсызлык мәсьәләләрен алдан кайгырта башлый.  

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, күпләп сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче күрше төбәкләрдә йогышлы авырулар буенча вазгыять катлаулы. Аларда тилчә, бруцеллез, сарыкларда чәчәк кебек куркыныч авыру очраклары табылган.

– Әлеге авырулар хайваннар өчен генә түгел, кешеләр өчен дә куркыныч. Шуңа күрә без, аларны үзебезгә кертмәс өчен, бар көчне куябыз. Татарстан әлеге авырулар ягыннан имин. Шунлыктан бездә аларга каршы прививка да ясамыйлар. Бәйрәмгә дигән сарыкларны исә үзебезнең эшмәкәрләрдән сатып алырга киңәш итәбез. Алар читтән кертелгәннәрдән бер дә калышмый, – дип аңлатты Габделхак Мотыйгуллин.

Аның сүзләренчә, республикада сарык үрчетү белән шөгыльләнүчеләр шактый. Мәсәлән, Әтнә, Питрәч, Саба, Арча районнарында корбанлык терлек үрчетү белән махсус шөгыльләнүчеләр бар.

– Аларның сарыклары сау-сәламәт, матур. Үзләре дә дин юлында, алдалап сатмыйлар, – ди ул. – Сыйфаты да яхшы булган сарыкны эзләп йөрергә кирәк булачак, дигән фикер калмасын иде.

Малларны читтән алып кергән очракта да, ветеринария идарәсеннән һичшиксез рөхсәт алырга туры киләчәк. Белгеч, һәр малның ветеринария документы булырга тиешлегенә басым ясады.

– Алып кайткан маллар карантинга ябыла. Шушы вакыт эчендә авыруларның беренче билгеләре күзәтелә башларга мөмкин. Узган ел корбанлык сарыкларны бары тик Чувашиядән генә алып керделәр,  – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Белгечләр әйтүенчә, корбан чалырга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта. Галбелхак Мотыйгуллин узган ел республиканың рәсми мәйданчыкларында 15 меңгә якын корбан чалынганлыгын әйтте. Татарстан Диния нәзарәтенең Үзәк ревизия комиссиясе рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сүзләре буенча, быел республикада Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңнән артык корбан чалыныр дип фаразлана.

– Республика буенча 50–60 баш мөгезле эре терлек чалыныр, мөгаен. Төгәл саннарны Корбан гаетеннән соң күрербез. Халык пандемиядән соң рамазан аенда бик активлашты, – диде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Аеруча Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре халкы активлык күрсәтә икән.

Хәзрәт китергән мәгълүматларга караганда, быел республика буенча – 51, Казанда 18 мәйданчыкта корбан чалыначак.

– Әлеге урыннарда имам-мөхтәсибләребез хезмәт куя. Кешенең корбан чаласы, яки корбанны чалдырасы, аның тәртипләрен беләсе килә икән, рәсми мәчетләрнең имам-хатыйпларына мөрәҗәгать итеп, мәгълүматны алардан алырга мөмкин, – диде ул.

Корбан чалырга әзерләнгәндә истә тотарга кирәк:

  • корбанга чалыначак мал сау-сәламәт булырга тиеш. Аяклары, колаклары киселмәгән булу дөрес санала;

  • яше җитлеккән булырга тиеш;

  • корбанга чалыначак терлекне сатып алганда, сатулашу рөхсәт ителә;

  • корбан чалырга алдан әзерләнү – күркәм гадәт. Моның өчен йорт янындагы мәчеткә кереп, хәзрәтләр белән киңәшләшергә кирәк;

  • корбанны өч көн дәвамында чалырга мөмкин.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү