Олег Коробченко — Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының яңа башлыгы

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының яңа башлыгы, шул исәптән, республиканың яңа вицепремьеры билгеле булды. Бүгеннән әлеге вазыйфаны Олег Коробченко башкарачак. Шул хакта карарны Татарстан Президенты имзалады. Премьерминистр Алексей Песошин аны министрлыкта тәкъдим итте.

Исегезгә төшереп үтик: элеккеге министр Альберт Кәримовны, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләделәр. Ул эшчәнлеген федераль министрлыкта дәвам итәчәк.

Министр вазыйфасына билгеләнгән Олег Коробченко тумышы белән – Белоруссиядән. Аңа 45 яшь. Икътисад, идарә һәм хокук институтында «Финанс һәм кредит» юнәлеше буенча белем алган, 2015 елда исә Россия Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең корпоратив идарә итү югары мәктәбен тәмамлаган. Үз вакытында слесарь булып эшләгән, хисапчы, баш хисапчы хезмәтен башкарган. Хәзерге көндә – «Кориб» оешмасы генераль директоры.

2019 елда Коробченко Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайланды. Ул «Партия Роста»ның төбәк бүлеген җитәкли, Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты әгъзасы санала.

Олег Коробченконың вазыйфага билгеләнүе турында рәсми рәвештә Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында тәкъдим итәчәкләр. Шул көнне Олег Коробченко депутат вазыйфасыннан азат ителәчәк.

 

Коробченко турында фактлар:

Әтисе «БелАЗ» төзелешендә катнашкан, әнисе – укытучы.

1990 елда Чаллыга күченеп кайталар.

Өйләнгән, биш бала тәрбияли.

Олег Коробченко – меценат. Ул күп кенә мәктәп футбол командаларына, коммерциячел булмаган балалар оешмасына матди ярдәм күрсәтә.

Олег Коробченко спортка да битараф түгел: ул байдарка һәм каноэда ишү буенча федерация президенты.

 

«Кайчагында хуҗа җиргә төшәргә, сәгать 7дә утырыш үткәрергә, барысын да җыярга, барысы да эшләсен өчен этәргеч биреп торырга да тиеш»

«Балаларның әти-әниләренә һәм ватаннарына хөрмәт белән каравын, башкаларны да ихтирам итүләрен телим. Шуны белсеннәр: үзеңнән әллә кем ясау кешене бәхетле итми. Табигать биргән сәләтләр белән эшеңә бирелү генә бәхет өсти»


Фикер өстәү