«Каравон» мәйданында: «Таш яуса да,киләбез»

Лаеш районының Никольское авылына рус халкының «Каравон» бәйрәменә килүчеләр шулай ди. Шимбә көнне яңгырның коеп явуы да комачау итмәде үзләренә. Башка бәйрәмнән таралырлар иде, ә монда, киресенчә, халык мәйданга ашкынды.

«Каравон» быел утызынчы тапкыр үткәрелде. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Президент төрле мәйданчыкларны һәм остаханәләрне карады, ярминкәгә килгән халык осталары белән аралашты. Аңа милли рус костюмнары тегә торган проектны да тәкъдим иттеләр. Проект авторларын Президент Казан Кремленә чакырды. «Казан Кремлендә махсус мәйданнарыбыз бар. Мондый күргәзмәләрне шунда эшләргә кирәк. Бу – безнең байлыгыбыз, мондый күргәзмәләр күпләрне кызыксындыра ала», – диде ул.

Мәйданны йөреп чыккач, Рөстәм Миңнеханов халыкны бәйрәм белән котлады.

–  «Каравон» 30 ел эчендә Татарстанның брендына әверелде. Рус мәдәнияте – безнең илнең нигезе ул. «Каравон» мари, чуаш, татар милли бәйрәмнәрен башлап җибәрә, – диде ул. – Бәйрәмгә илнең 20 төбәгеннән 170 иҗат коллективы килгән. Аларның барысына да безнең белән бергә булганнары өчен рәхмәтемне җиткерәм. Һава торышының көйсез булганына карамастан, үз осталыкларын күрсәтүче кешеләр биредә. Алар барыбыз өчен дә бәйрәм ясадылар. Без бүген төрле һөнәрләрне күрдек, агачтан чокып ясау, борынгы рус костюмнарын торгызучы белгечләр белән дә очраштык. «Каравон» бәйрәме елдан-ел киңәя бара. Республикада барлык халыкларның тарихы, мәдәни традицияләре саклана.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдәге барлык кешеләргә рәхмәтен әйтсә, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов аның үзенә җылы сүзләрен җиткерде.

– Буыннан-буынга күчеп килүче бәйрәмне көтеп алабыз. «Каравон»ның нәкъ безнең җирлектә узуы – мәртәбә, – диде ул. – Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов узган ел да бәйрәмгә килгән иде. Ул чакта мәдәният йортыбызны капиталь төзекләндерергә кушты. Бүгенгә бөтен эшләр тәмамланды.  Илкүләм проектлар ярдәме белән күлебезне дә чистарттык. Моның өчен сезгә рәхмәт.

Инде әйткәнемчә, ул көнне халыкның кәефе шәп иде. Минзәлә районының Воровский совхозыннан килгән апалар белән сөйләшкәч, күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Алар ике ансамбльдә җырлый. Татар бәйрәмнәрендә – «Әллүки», башка вакытта «Рябинушка» булып чыгыш ясыйлар.

– Республика халкының дус булуы биредә күренә дә инде. Авылыбызда да җиде милләт вәкилләре дус-тату яшибез. Ансамблебезгә 35 ел инде. Кая чакырсалар, шунда барбыз. Ялындырып торган юк. «Каравон»га бишенче килүебез инде. Язга чыгуга, күңел бу бәйрәмне көтеп тора, – ди Рәмзия Лебедкова.

Тукай районыннан килгән «Родные напевы» ансамбле җырчысы Марина Орлова, мондый бәйрәмнәр дуслаштыра, таныштыра, яхшы кәеф, бер елга җитәрлек энергия биреп җибәрә, ди.

– Ансамблебез яшь, оешканына биш ел гына әле. Җитәкчебез Зоя Халитова – бик булган ханым. Киемнәрне үзебезнең тегүче тегә. Кем пенсия яшендә, шул ансамбльгә килә. Төрле милләт кешеләре бергәләп, күңелле генә җырлап йөрибез. Бу кызлар янына килеп эләгүемә бик шатмын, – ди Марина.

«Каравон»дагы бәйрәм рухын килеп күрергә кирәк. Биредә күңел үзеннән-үзе җырлый кебек. Кайчак үзең дә сизмәстән биисең шикелле. Әнә шулай, күңелне күтәреп, бар тормыш мәшәкатьләрен оныттыра торган җир ул. Түбән Камадан килгән «Забава» ансамбле гармунчысы Владимир Киселев та шулай ди.

– Бәйрәмне уздырырга районы да, авылы да белеп сайланган. Табигатенең матурлыгын күрегезче, – ди ул. –  Моннан 30 ел элек килгән идем. Ул чакта бу бәйрәм кечкенә генә итеп уза иде. Хәзер әнә халык урамга сыймый. Ансамбльләр арткан, кунаклар күп. Әмма «Каравон»ның рухы үзгәрмәгән. Ул әле дә шул килеш калган. Күңелләр тынычланып, дуслар белән очрашып, ел буена җитәрлек көч алып китәбез.

Владимир Киселев, татар икәнемне белгәч, гармунында «Ай былбылым»ны сузып җибәрде. Көйне ишетеп, җырчылар килеп кушылды. Әйтәм бит, яңгыр түгел, боз да куркытмый үзләрен.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү