Татарстанда яшәүчеләргә “ТопБЛОГ” проектында социаль челтәрләрдә аккаунтлар алып барырга өйрәтәчәкләр

“ТопБЛОГ” проектының икенче сезоны башлана. Аның максаты – кешеләрне социаль челтәрләрдә аккаунтлар алып барырга өйрәтү. Проектны Президентың “Россия – мөмкинлекләр иле” программасы гамәлгә ашыра.

Проект кысаларында 14 яшьтән зурраклар социаль челтәрләрдә аккаунт алып бару күнекмәләренә өйрәтеләчәк. Популяр блогерлар һәм экспертлар кызыклы, әйбәт аккаунт булдыру серләренә өйрәтеп, бу эшкә ярдәм итәчәк. Проектта катнашучылар шулай ук профессиональ портфолиога ия булып, Россия буйлап блог-турга юл тоту мөмкинлеге алачак. Проекттан соң аларның реклама контрактларын төзү, профессиональ үсешкә ярдәм итү мөмкинлеге пәйда булачак.

Сайтта (https://topblog.rsv.ru) теркәлү – 10 июньгә кадәр.

Яңа сезонда Россия социаль челтәрләрендә – ВКонтакте, Telegram, Одноклассники, Яндекс.Дзен, RUTUBE, Yappy челтәрләрендә блог алып барырга өйрәтү игътибар үзәгенә алыначак.
Проектта катнашу социаль челтәрләрдән әле яңа гына файдалана башлаучылар өчен дә, шулай ук тәҗрибәле блогерлар өчен дә бик кызыклы булачак. Аларны видео, анимацион роликлар, экспертлар белән вебинарлар үткәрү аша өйрәтү күздә тотыла.


Фикер өстәү