Июнь аенда нинди үзгәрешләр көтелә?

Шуларның иң мөһимнәрен барлап, газета укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

* Алдан хәбәр иткәнебезчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, 1 июньнән эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе һәм яшәү минимумы 10 процентка арта. Шулай итеп, Россиядә пенсиянең уртача күләме – 19360 сумга җитәчәк. Барлыгы 35 миллион өлкән кеше өстәмә алачак. Шулай ук яшәү минимумы 10 процентка арта. Димәк, аңа бәйле пособие күләме дә үсәчәк.

Моннан тыш туендыручысын югалту буенча пенсия түләү чоры арттырыла: мәктәпне тәмамлаган, әмма югары яки урта уку йортына кермәгәннәргә бу түләү 1 сентябрьгә кадәр (укуны тәмамлаган ел турында сүз) озайтыла.

* Гаммави хакимиятнең бердәм системасы турында закон үз көченә керә.  Аның нигезендә, төбәкләр депутатлары һәм башлыкларының бердәм вәкаләтләр срогы билгеләнә. Ул 5 ел тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта субъектлар төбәк башлыгының вәкаләтләре срогы санын үзләре билгели алачак. Законда Президентның Федерация субъектлары җитәкчеләрен, ышанычны җую сәбәпле, эштән алу хокукы билгеләнә, шулай ук төбәкләр башлыкларына карата «президент» атамасын куллануны тыю кертелә.

* Спорт ярышларын карау өчен «җанатар картасы» (Fan ID электрон документы) пәйда булачак. Әлегә рәсми ярышларга гына кагыла бу. Аларның исемлеген Хөкүмәт раслаячак. Спорт ярышларына билетларны шушы карта белән сатып алырга кирәк булачак. Тамашачылар стадионга махсус турникет аша кертеләчәк. Моңа кадәр ярышлар вакытында җәмәгать тәртибен бозучыларга мондый карта бирелмәячәк.

*  Каты чирләрдән интегүче балаларны дәвалау җиңеләя. Онкология, гематология һәм башка шундый каты чирләрдән интегүче балаларны,  дару инструкциясендә «балаларга ярамый» дип күрсәтелсә дә,  шуның белән дәваларга рөхсәт ителәчәк. Эш шунда: бүген яман шеш авыруларыннан интегүче балаларны дәвалау зурларны дәвалауга караганда кыенрак. Сәбәбе – сабыйлар өчен дару ассортиментының күпкә ярлы булуы. Фармацевтика компанияләренә кечкенә дозировкалы дарулар белән клиник сынауларны кат-кат үткәрү отышлы түгел. Шуңа күрә аларның күбесе дару инструкциясендә «балаларга куллану өчен тыела» дип кенә күрсәтә дә, шуның белән шул. Нәтиҗәдә онкологка һәм гематологка яшь пациентларны зурлар өчен билгеләнгән дарлар белән дәваларга туры килә. Күп балалар өчен исән калуның бердәнбер мөмкинлеге бу. Әмма медицина оешмасын иминият компанияләре тикшергән очракта, оешмага баланы дәвалаган өчен акча  100 проценты белән түләнмәскә мөмкин.

* Банкта, иминиятләштерү компанияләрендә, элемтә операторлары, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында паспорт урынына машина йөрү таныклыгы гына да күрсәтергә мөмкин булачак.

* Ике тапкыр һәм аннан күбрәк хөкем ителүчеләр һәм исерек килеш рульдә тотылучылар өчен коралга лицензия бирелмәячәк. Моннан тыш 21 яшькә кадәр корал сатып алу тыела. Фәкать дәүләт хәрби оешмаларында хезмәт итүчеләргә, хезмәт эшчәнлегендә коралдан файдаланучыларга, ату спорты белән шөгыльләнүчеләргә генә рөхсәт ителәчәк.

* Урманда янгын чыгуга гаеплеләр өчен штраф күләме арта. Хәзер ул гади кешеләргә – 30 мең сумга (моңа кадәр 3 мең сумга кадәр иде), вазыйфаи затларга – 50 мең сум, юридик затларга 400 мең сумга җитәчәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу янгынга китергән очракта, штраф күләме гади кешеләргә – 50 мең сумнан 60 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 110 мең сумга кадәр, юридик затларга  1 миллионнан 2 миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк.

* Магистратура программалары буенча бюджет урыннары саны арттырылачак. Хөкүмәт аларны арттыру буенча карар кабул итәчәк.

 


Фикер өстәү