Казанның таможня хезмәткәрләре бер ир-атның Истанбулдан мини-кибет төяп кайтуын ачыклаган

Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры законга сыешмаган гамәлен таможня кагыйдәләрен белмәве белән аңлаткан.

Казан аэропортында таможня хезмәткәрләре бер-ир атның Истанбулдан чын мәгънәсендә мини-кибет төяп кайтуын ачыклаган. 30 яшьлек ир, таможня контролен үткәндә товарын күрсәтергә теләмичә, “яшел коридар” аша узмакчы булган.

Әмма аның мөселман хатын-кызлар товарлары: яулыклар, бони, җиңсәләр, козыреклы баш киемнәре, яулык өчен кирәк-ярак (декоратив энәләр, ялтыравыклы каптырмалар, мәрҗән рәвешендәге әйберләр) белән шыплап тулган сумкасы мини-кибетне хәтерләткән. Барлыгы 639 әйбер исәпләп чыгарылган. Ир (җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры булып чыккан) үзенең законсыз гамәлен таможня кагыйдәләрен белмәве белән аңлаткан.

Аңа карата “Товарларны декларацияләмәү яки дөрес декларацияләмәү” статьясы буенча административ эш кузгатылган.

Сүз уңаеннан, “Казан аэропорты” постының таможня хезмәткәрләре ел башыннан 30 шундый очракны ачыклаган инде.


Фикер өстәү