«Акча түлибез, чык инде»: балаларга ничек эш табарга?

Җәйне ял итү түгел, акча эшләр өчен көткән  балалар да бар. Берәүләр туңдырма  сата, белдерү тарата, икенчеләр көтү көтә. Республикада ел саен 10 мең үсмергә вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлеге тудырыла. Кесә  ягын – ким дигәндә  6–7 меңгә, күп дигәндә 30–60 мең сумга кадәр калынайтырга була. Ничек эшлисең бит!

Парта юалар, чүп утыйлар…

Балаларның бер ише хезмәт һәм ял лагеренда эшләр өчен  кабат мәктәпкә әйләнеп кайтты. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, республикада әлеге төрдә  493 лагерь булдырылган. Анда 11 меңнән артык бала  язылган. Әйтик, Әгерҗе районында 195 бала барырга теләк белдергән. «Бездә  җәен балалар хезмәт лагерьларында гына эшли.  Аларга  мәшгульлек үзәгеннән – 2250 сум, җирле бюджеттан 1500 сум акча түләнә. Укучылар чүп утый, су сибә», – диделәр Әгерҗе районының башкарма комитетында.

Шәһәр мәктәпләрендә укучыларның да бар мондый мөмкинлекләре. Казанның 2 нче гимназиясе укучысы Ләйсән Соколова сыйныфташлары белән  хезмәт лагерена йөри. Жәйне диванда ятып, интернетта үткәрәсе килми аның.

– Мондый лагерьга  беренче тапкыр баруым. Иртәнге сәгать 9дан 3кә кадәр эшлибез. Парта юдык,  бакчада чүп утыйбыз. Өч атнага 8 мең сум түләргә вәгъдә иттеләр, ничек булыр, – ди Ләйсән.

Бу аның җәйне беренче тапкыр гына эшләп уздыруы түгел. 11 яшьтә «Үксезләр» дигән кинога төшеп, 13 мең сум гонорар алган ул. Узган ел әнисе эшләгән бакчага  кухня хезмәткәре булып урнашкан. Кишер чистарткан, суган тураган. Моның өчен бер айга 9 мең сум  түләгәннәр. Ләйсән   хәзер машина йөртү курсларында укыр өчен мая җыя.

Узган җәйдә мәктәптә эшләгән балаларның әти-әниләре арасында, вәгъдә иткән акчаны бирмәделәр, аз түләделәр,  диючеләр дә булды. Эшләтеп, акча бирмәгән  җитәкчеләр дә очрый. «Улыбыз дус малае белән  җир өсте кичүен  буяды. Бер атна эшләсәләр дә, акча түләмәделәр. Янәсе, әлеге эшне билгеле вакытка тапшырырга кирәк булган. Әмма вакытка сыешмагач, акча тиеш түгел, дип аңлатканнар. Интернеттан тапкан юк-бар белдерүгә ышанырга ярамый шул», – ди Казанда яшәүче Диләфрүз Гәрәева.

Мондый очракларда ярык тагарак алдында калмас өчен нишләргә? Юрист Роберт Туктаров әйтүенчә,   эшкә урнашканда килешү төзергә кирәк. Андагы күрсәтелгән сумма түләнергә тиеш. Әлбәттә, баланың да үз бурычларын үтәве шарт. Хокук бозылган очракларда әти-әниләргә Хезмәт инспекциясенә, балаларны яклау  буенча  вәкаләтле вәкилгә, Прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балалар ялкау түгел

Ышанычлы эшне үсмерләр «Россиядә эш» бердәм платформасы аша да таба ала. Хәзерге вакытта  аларга 2486 вакансия тәкъдим ителгән. Моннан тыш, мәшгульлек яки күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Татарстанда июнь башыннан 14–17 яшьтәге 800ләп үсмер эш эзли. Эш табу буенча hh.ru онлайн платформасы матбугат үзәге әнә шулай дип хәбәр итә. Үсмерләр офисларда менеджер, промоутер булып эшли ала. Әйтик, промоутер-консультантларга – 36 мең,  менеджерларга  20 мең сум  хезмәт хакы тәкъдим ителә.

Чаллыда җәйге чорда 2800 укучыны оешмаларга эшкә урнаштырачаклар. Алар мәгариф, өстәмә белем  бирү, яшьләр сәясәте оешмалары, «Горзеленхоз», «Чаллы икмәге» һәм башка оешмаларда  эшли ала. Моның өчен  дәүләт бюджетыннан – 6,3 миллион, Чаллы бюджетыннан өстәмә 11,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Көнгә ике сәгать эшләүне исәпкә алганда, бер укучыга  айга 5989 сум акча тиячәк.

Балтач районында барлыгы 500дән артык үсмер эшле булачак. Хәзерге вакытта 14 бала чәчәк утырту, төзекләндерү эшендә катнашырга теләк белдергән. Авыл хуҗалыгы оешмаларында комбайн ярдәмчеләре булып эшләргә җыенучылар да бар. Әлегә андыйлар – 7 кеше. Егетләр ремонт эшләре белән мәшгуль.  22 бала виктория җиләге үстерүче эшмәкәрләргә булышырга тели.

– Эшләргә теләгән кешегә эш бетми. Бүген 400дән артык вакансия бар. Балалар ялкау түгел. Май башында ук эш сорап килә башлыйлар инде. Дөрес, акчасы да кызыксындыра. Ким дигәндә 16400, күп дигәндә 25–30 мең сум да  эшләргә мөмкин, – ди Балтач районы мәшгульлек үзәге директоры Алмаз Нургалиев.

Казанда пешекче, няня, официант, сатучы-консультант, курьер кебек белгечләргә ихтыяҗ арткан. Курьер булып айга 60 мең сумга кадәр акча эшләргә мөмкин.

– Кызыбызга 15 яшь. Иптәш кызы белән торак-коммуналь  хуҗалык тармагына караган игъланнар таратып кайталар. Берничә сәгатькә 500–700 сум акча  бирәләр. Бик сөенеп эшли. Үз акчасын үзе тота. Кинога барырга да, туңдырма алырга да акча сорамый хәзер, – ди  ике бала анасы Резеда Бәдертдинова.

Эш белгән…

Балтач районының Арбаш авылында  яшәүче Айнур Ибәтуллин җәйне болында йөреп уздыруына бер дә үкенми. Чыбыркыны оста шартлатырга да, сыерларны көтү  тәртибенә дә өйрәнгән ул.  Шулай булмый ни –  көтүгә  чыга башлавына 5–6 ел бит.

– 5 сыйныфта укыганда: «Акча түлибез, чык инде», – дип хуҗалык көтүенә чакыра башладылар. Ул вакытта көн саен  500 сум  бирәләр иде. Мин аны әнигә алып кайтып бирдем. 7–8 сыйныфта укыганда ярты җәем көтүче булып үтте. Аның каравы 30 мең сумга якын акча эшләдем. Телефон, сәгать алдым. Көндез эшләсәм, кичен дуслар белән аралашырга,  су керергә  дә вакыт таптым, – дип сөйли Айнур.

Айнур әйтүенчә, көтүче булыр өчен түземлек тә, табигатькә соклана белү дә кирәк.  Үзе исә эсседә кигәвен очканын, суыграк  көннәрдә кошларның яңгырдан качуын күзәтергә ярата икән. Кыскасы, матурлыкны күрә белә. Аның белән авылда мал-туарның кимүе турында да гәпләшеп алдык. «Хәзер көтүчеләргә  кытлык. Күп җирдә электр көтүче куела. Моның бер мәгънәсен дә күрмим. Бездә дә бар иде ул, тик аны кире алдылар. Андый  кысанда сыерлар иркенләп йөри алмый. Авыл халкы хәзер сыердан сарыкка күчә башлады.  Көтүгә чыга башлаган еллар белән чагыштырганда,  сыерлар  4 тапкыр кимеде. Хәзер аларның саны – 31. Авылыбыз артык  зур түгел», – ди көтүче егет.

Айнурга хезмәте өчен көнгә 1 мең сум акча  түлиләр. Аның өчен бик  әйбәт акча бу. Тик  көн саен көтүгә чыгу физик яктан ардыра, ди. Айнур да, акча җыеп, машина йөртү курсларына язылмакчы. Тагын бер елдан мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт аграр университетына  укырга керергә ниятли. Хезмәт тәрбиясе турында сүз чыккач, фикерен олыларча әйтеп куйды. «Әтиләр ул-кызларына эш кушканда, әниләр, «юк, үзем» димәсен иде. Икең бер булу кирәк. Безне әти-әни, өйрәнгәнең үзең өчен, дип тәрбияләде», – ди Айнур.

Буа районының Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә  Нуретдинованың кызы Чулпан   да  иркәләнеп кенә ятмый, җәен ындыр табагында уздыра.

– Узган ел эшләп карадым. Әти-әнигә әйткәч, каршы килмәделәр. Авыр, ләкин булдыра алырлык, мин тик ятарга өйрәнмәгән. Авыл баласы булгач, тузаннан куркып тормадым. Син бит – рәис кызы, ник эшләп йөрисең, диючеләр юк. Эшнең оятын күрмим. Быел тагын барачакмын. Ай ярымга 30 мең сум хезмәт хакы алгач, сөендем инде. Беренче хезмәт хакыма телефон алдым. Хәзерге вакытта  көлияттә икенче курста укыйм. Киләчәктә башлангыч сыйныф укытучысы булачакмын. Укыганда исә репетитор булып эшлим. Мәктәпкә кермәгән балаларны укырга, язарга өйрәтәм. Студент булгангамы,  акчаның кадерен беләм, – ди Чулпан.

 Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, ел дәвамында 14120дән артык үсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла. Узган ел 13 меңнән артык бала эшләгән. Быел үсмерләрне эшкә урнаштыру өчен бюджеттан 31,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Хезмәт хакына өстәп,  мәшгульлек үзәкләре  ай саен һәр балага 2250 сум акча түли. Җәен үсмерләр мәктәпләр, спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, шәһәрне яшелләндерү, сулыклар, юл буйларын чүп-чардан чистарту, һәйкәлләрне  тәртиптә тоту кебек эшләрдә катнаша. Аларны авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләрендә, зоопаркта да көтәләр.

 Эшкә урнашучыларга кирәкле документлар

  1. Паспорт.
  2. Хезмәт кенәгәсе.
  3. СНИЛС.
  4. Медицина белешмәсе.
  5. 14 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренең ризалыгы.
  6. Хәрби исәпкә куелу турында документ (16–18 яшьлекләргә).

Әгәр килешү беренче тапкыр төзелсә, оешма  үсмергә хезмәт кенәгәсе һәм дәүләт иминият пенсиясе белешмәсен ачарга тиеш.

Күпме эшләргә ярый?

16 яшькә кадәр – атнага 4 сәгатьтән артык түгел.

16–18 яшькә кадәр – атнага 35 сәгатьтән артмаска тиеш.

Таләпләр

18 яше тулмаганнарны авыр хезмәткә, әйтик, җир асты эшләренә, сәламәтлеккә зыян китерә торган хезмәтләргә җәлеп итәргә ярамый.

 Түләү мәсьәләсе

РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүчеләр минималь хезмәт хакыннан ким түләмәскә тиеш. Мәшгульлек үзәкләре буенча эшкә урнашучыларга ай саен  2250 сум өстәмә акча бирелә.

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү