Татарстанда туучылар саны кимегән

Татарстанда 2022 елның гыйнварыннан апреленә кадәр туучылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,5 процентка кимегән. Бу хакта Росстат хәбәр итә.

2022 елның беренче дүрт аенда республикада 11 706 бала туган, ә 2021 елның беренче дүрт аенда 12 795 сабыйның дөньяга килүе теркәлгән булган.
2022 елның апрель аенда Татарстанда туучылар саны 2021 ел белән чагыштырганда 14,9 процентка кимегән.

Россиядә 2022 елның беренче дүрт аенда туучылар саны 6,2 процентка кимеп, 420 073 сабый туган. Ә 2021 елда бу вакыт аралыгында 447 628 бала туган булган.


Фикер өстәү