Ике машина бәрелеп 10 кеше зыян күргән: бишесе — балалар

Кичә, 13 июньдә, Ульяновскида ике машина бәрелешкән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ун кеше, шул исәптән биш бала зыян күрде, дип хәбәр итә Ульяновск өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.

Полициянең башлангыч мәгълүматлары буенча, авария Мәскәү вакыты белән 15:20 сәгатьтә булган. Өлкәнең Мәләкәс районында «Димитровград-Үзәк-Тольятти» юлында Lada Priora һәм Lada Niva бәрелешә.

«Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә ун кеше зыян күрде, алар медицина учреждениесенә китерелде, аларның бише балигъ булмаган бала», — диелә Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе хәбәрендә.


Фикер өстәү