Кичә Илсөя Бәдретдинова Әтнә районы Күәм авылында Сабантуйда булган. Җырчы төркеме белән җырлап кына калмаган, уеннарда да катнашкан.
«Карагыз әле сез…😂😂😂 капчык киеп йөгердек кичә Куәмдә группа белән. Җанкаларым, мин туктасам алар да туктый. Ахыры бик күңелле булды кәнишне. Не важно, но җиңдем!» — дип шаярта Илсөя.
Ахыры чыннан да бик күңелле, бөтенләй уйламаганча килеп чыккан.
Видеоны ахырына кадәр карагыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat