АвтоВАЗ эштән тулысынча туктаган

АвтоВаз 12 ноябрьдә, электрон детальләре бетү сәбәпле, производствоны тулысынча туктаткан.

“1нче (LADA Largus, LADA X-ray, Renault Sandero һәм Logan модельләре җитештерелә), 3 нче (LADA Niva Legend) һәм 5нче (СКП Kalina, LADA Granta) производство линияләре эше бер көнгә – 12 ноябрьдә туктатып торыла”, – дип хәбәр иткән “Интерфакс” хәбәрчесенә Тольятти автозаводы профсоюзы башлыгы Сергей Зайцев.
Бу атнада 9 ноябрьдә – LADA Granta, 8-11 ноябрьдә – LADA Largus , LADA X-ray, Renault Sandero, Logan гына җыйганнар. Niva Legend маркасын исә атна буе җыймаганнар.
Гомумән, АвтоВаз яздан бирле, детальләр белән начар тәэмин ителүе сәбәпле, әледән-әле ял итеп торырга мәҗбүр.


Фикер өстәү